Россиядә 1 миллион SIM-карта эшләми башлаячак

Россиядә инде август аенда ук 1 миллионга кадәр SIM-картаны ябарга мөмкиннәр. Мондый күңелсезлеккә юлыкмас өчен үзебезнең персональ мәгълүматларны барларга, кирәк булса – яңартырга кирәк.

“Ведомости” язганча, август аенда элемтә операторлары Роскомнадзор таләбе буенча 1 миллионга кадәр SIM-картаны ябарга ниятли. Персональ мәгълүматлары искергән “симка”ларны гамәлдән алачаклар.
Хәзер күп кенә кешеләргә SMS-хәбәрләр җибәрелә башлаган. Оператор аларда персональ мәгълүматларны актулальләштерүне (ягъни паспорт мәгълүматларын һәм ФИО күрсәтүне) сорый. Бу мәсьәләне үзегезнең операторның элемтә салонында хәл итәргә мөмкин. Мондый хәбәр килмәсә, димәк, берни эшләргә кирәкми: сезнең мәгълүматлар – актуаль, дигән сүз. Хәбәрләр SMS рәвешендә, шулай ук операторда яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка пуш-хәбәр рәвешендә җибәрелә.
Асылда бу килешү төземичә генә җәмәгать урыннарында таратылучы SIM-карталарга һәм корпоратив “симка”ларга кагыла.

“Симка”ларны ябуның максаты – “күләгәдәге” SIM-карталарга каршы көрәшү (алар гомумән кулланылмаска, яки мошенниклар кулына эләгергә мөмкин).


Фикер өстәү