Кәрәзле оператор табибларга бушлай элемтә биргән

МТС компаниясе коронавируска каршы көрәшүче табибларга һәм медперсоналга бушлай элемтә бирде.

Бер көн элек әлеге кәрәзле операторның абонентлары булган Мәскәү табибларына бушлай элемтә бирүче махсус тариф тәкъдим хәбәрләре килә башлады.

Компаниянең матбугат хезмәтендә түбәндәге хәбәрләрне шәрехләделәр: «Россиядә Covid-19 пациентларын дәвалауга җәлеп ителгән табиблар һәм медицина персоналы өчен МТС компаниясе 600 минут, 600 SMS, МТС номерларына лимитсыз шалтыратулар һәм кәрәзле интернетка 10 гигабайт бирүче махсус түләүсез тариф эшләде. Куллану вакытыннан алып өч ай дәвамында аның өчен түләргә кирәкми. Өч ай узгач, тариф ташламалы булып калачак һәм аена 200 сум торачак».

Шулай ук компаниядә билгеләп үткәнчә, табибларга һәм медицина персоналына бушлай элемтә биреләчәк беренче төбәкләр Мәскәү һәм Татарстан Республикасы булган. Программа Россиянең башка регионнары буенча да таралачак.

Тарифны тоташтыру өчен операторның абоненты булырга, USSD-команда буенча SMS инструкцияләрне үтәргә кирәк.


Фикер өстәү