Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче кайбер хезмәткәрләргә яңа айлык түләүләр кертелә

Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буыны медикларына, шул исәптән участок табибларына, «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренә яңа айлык түләүләр кертелә. Аның күләме 4,5 мең сумнан 14,5 мең сумга кадәр җитәчәк. Акча республика бюджетыннан бирелә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.

Тәгаенләп әйтсәк, участок табибларына – 14,5 мең сум, алар белән эшләүче шәфкать туташларына – 6,5 мең сум, кече медицина персоналына – 4,5 мең сум, «ашыгыч ярдәм» табибларына – 11,5 мең сум, фельдшерларына – 7 мең сум, «ашыгыч ярдәм»нең кече медицина персоналына 4,5 мең сум өстәп түләнеләчәк.


Фикер өстәү