Терлекләргә субсидия бирер өчен, гаризалар кабул итә башлыйлар

Бүгеннән, терлекләргә субсидия бирер өчен, гаризалар кабул итә башлыйлар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, аларны 18 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Елдагыча, субсидия шәхси хуҗалыкларда савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен тоту чыгымнарының бер өлешен каплау өчен бирелә.

Акча хуҗалыктагы 1 баш сыер өчен – 2 мең сум, 2 сыерга – 3әр мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыерга 4әр мең сум исәбеннән карала. 500 сумлык ветеринария чаралары  уздыру килешүе булганда, һәр сыерга өстәмә 300 сум субсидия бирелә.

Кәҗә асраучыларга да ярдәм бар. Бер кәҗәгә елына 500 сум акча бирелә. Моннан тыш, өч яшьтән зуррак булган бер баш бия тоту өчен 5 мең сум каралган.

Субсидиягә гаризаны «Мои субсидии» цифрлы платформасында да тапшырып була.


Фикер өстәү