Татарстанда «Рамазан – изге эшләр ае» хәйрия акциясе дәвам итә

Татарстанда «Рамазан – изге эшләр ае» хәйрия акциясе дәвам итә. Уразаның беренче ун көнендә үк аз керемле 91 гаиләгә азык-төлек җыелмалары тапшырылган. Шулай ук каты авырулы 5 балага дәвалану өчен акча җыелган.

Һәр елдагыча, Диния нәзарәте  бу айда барлык мохтаҗларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге тудыра. Изге айда хәйриячелек нык көчәя. Быел да акция кысасында Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә булышачак. Фонд рамазан аенда аз керемле гаиләләрдәге 20 авыру балага да ярдәм кулы сузарга ниятли.


Фикер өстәү