Рамазан аеның беренче ун көнендә 5 баланы дәвалау һәм 91 гаиләгә ярдәм итү өчен акча җыелган

Татарстанда күпьеллык гадәт буенча Рамазан аеның беренче көнендә башланып киткән «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә.

Изге айның беренче 10 көнендә 91 мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмалары алырга өлгерде һәм 5 авыру баланы дәвалау өчен акча җыелды.

Әлеге акция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.

Сәдаканы кая һәм ничек уңайлы итеп күчереп, Аллаһ ризалыгына ирешеп була? “Зәкят” хәйрия фондында шушы изге эшләргә өлеш кертергә теләүчеләр өчен дистанцион каналлар булдырды, тулы мәгълүматны әлеге сылтама аша белергә мөмкин.


Фикер өстәү