Татарстанда кызамык белән авыручылар саны арткан: ул нәкъ гадәти ОРВИ кебек башлана

Татарстанда коронавирус, грипп белән бәйле вазгыять тотрыклы булып кала бирә. Аның каравы соңгы арада бездә кызамык йоктыру очраклары арта башлаган. Барысы да республикага читтән килеп эшләүчеләрдә ачыкланган. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Саннар теленә күчсәк, ел башында республикада кызамык йоктыруның 6 очрагы теркәлгән булса, февраль – март аенда бу сан 13кә җиткән. Шуларның 11е  республикага Таҗикстаннан килгән, калган икесе Новосибирск һәм Төмән кешесендә ачыкланган.

– Билгеле булганча, әлеге авыру һава аша йога. Ул хәтта вентиляция юлы буенча да бик тиз таралырга мөмкин. Күпфатирлы торак йортта бер кеше кызамык йоктырган булса, ул йортта яшәгән бар кешегә дә куркыныч яный дигән сүз. Аннан саклану өчен вакцина ясатырга кирәк. Башка очракларда ул календарь буенча ясалса, авыру белән аралашкан кешегә, яшенә карап тормастан, тиз арада ясалырга тиеш, – ди Любовь Авдонина.

Россиянең башка төбәкләрендә дә хәлләр мактанырлык түгел. Моңа кадәр илдә кызамык йоктыруның берәр генә очрагы теркәлгән булса, бүген инде һәр төбәктә диярлек әлеге инфекцияне йоктыручылар саны арта. Ленинград (ел башыннан бирле 77 кеше йоктырган), Кузбасс (33 очрак), Томск (21 очрак), Мәскәү өлкәләрендә (30 очрак), Дагыстанда (100дән артык) хәлләр аеруча мөшкел дип бәяләнә.

Вазгыятьнең катлаулана баруын истә тотып, Роспотребнадзор идарәсе 3 апрельдән ил күләмендә кызамыкка каршы «чистартучы» вакцинация башлап җибәрде. Әлеге махсус чара барышында кызамык белән бер тапкыр да авырмаган, әлеге чиргә каршы прививка ясатмаган кешеләргә вакцина ясау күздә тотыла. «ВТ» элемтәгә кергән белгечләр дә кызамыкны кисәтергә ярдәм итүче иң төп чара дип прививка ясатуны атый.

Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина белдерүенчә, мондый алым нәтиҗәлелеген күптән раслаган.

– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кызамыкка каршы массакүләм вакцина кертелгәч, дөнья күләмендә әлеге инфекцияне йоктыру очраклары 75 процентка кимегән. Башка прививкалар кебек, аннан соң да өзлегүләр булырга мөмкин, әлбәттә. Кызамыкка каршы вакцина ясаткан урын авыртырга, кызарып, шешеп торырга мөмкин. Прививка ясатканның 5–12 көннәрендә тәнгә тимегелләр чыгарга, температура күтәрелергә, аякны көзән җыерырга мөмкин. Әмма моннан куркырга кирәкми. Болар бар да – прививка ясатканнан соң күзәтелергә мөмкин булган гадәти, вакытлы күренешләр, – ди табиб.

Кызамык өлкәннәр арасында сирәк очрый. Ул, нигездә, балалар арасында киң таралучы вируслы авыру санала. Күбрәк 2–5 яшьлек балалар арасында ачыклана. 11 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе педиатры, Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова аны иң мәкерле чирләрнең берсе дип атый. Ник дигәндә, баштарак ул гадәти ОРВИ вакытындагы кебек билгеләр белән башлана. Өстәвенә бик тиз тарала да. Кызамык йоктырган кеше белән аралашкан кеше 90 процент очракта бу чир белән үзе дә авырый.

– Кызамык еш кына гадәти ОРВИ кебек башлана. Шуңа күрә баштарак табиб аны төгәл ачыклап бетермәскә дә мөмкин. Беренче көннәрдә бала ютәлли, тамагы авырта, борынга томау төшә. Аны бизгәк тотарга, күзенә конъюнктивит чыгарга да мөмкин. Әмма кызамык башлануның дүртенче көнендә тәнгә кызыл тимгелләр чыга башлый. Ул тиз арада тарала, артканнан-арта бара. Баштан алып аяк бармакларына кадәр кызыл тимгелләр чыга. Бала коңгырт кызыл төскә керә. Тәнгә тимгел чыкканда баланың температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә. Ул яктылыктан курка башлый. Дүрт көн дәвамында баланың температурасы бик югары була. Аннары тимгелләр акрынлап кими, – ди табиб.

Тимгелләр бетеп, баланың хәле тиз арада уңайланса, ярый да. Әмма авырып терелгән балада еш кына бик җитди өзлегүләр дә күзәтелә, ди табиб. Андый чакта менингит башланырга, аякларны көзән җыерырга мөмкин.

– Кызамык бөерләргә дә бәрә. Анысы бигрәк тә куркыныч. Ник дигәндә, ул үлем-китемгә үк китерергә мөмкин. Балада кызамык билгеләре күзәтелүгә, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. Чирне кисәтү өчен исә прививка ясатудан да нәтиҗәлерәк чара юк. Элегрәк, кызамыкка каршы прививка кертелгәнче, әлеге чирдән үлем-китем очраклары 15 процентны тәшкил иткән булса, хәзер ул – 2,1 процент чамасы. Бу, нигездә, прививка ясатмаган балалар. Кызамыкка каршы вакцина ясаткан бала, чирне йоктырган очракта да, аны җиңелрәк уздыра, – ди табиб.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү