Кызамыктан битлек кенә коткармый

Кызамык тарала! Күпләр вируслы чирләр белән көрәшеп яткан шушы көннәрдә белгечләр тагын бер шомлы хәбәр ирештерде. Кызамык йоктыру очраклары турында хәбәрләрне узган ел да ишетеп тордык анысы. Әмма быел вазгыять күпкә мөшкелрәк булырга охшап тора. Яңа елның беренче ике атнасында республикада инде 20 (!) кешенең кызамык белән чирләве ачыкланган.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина сүзләренә караганда, әлеге мәкерле чир белән авыручылар саны елдан-ел арта бара. Чагыштыру өчен: узган ел республикада кызамык йоктыруның 146 очрагы теркәлгән булган. 2022 елда исә бу чир бер кешене генә аяктан еккан.

– Әле ел башланырга да өлгермәде, Татарстанда 20 кеше кызамык йоктырырга өлгергән инде. Шуларның өчесе – республикага читтән эшкә килүчеләр. 13 кеше бу чирне башка төбәктә чакта йоктырган, – ди идарә башлыгы.

Республикада соңгы тапкыр кызамык йоктыру очрагы «Салават Күпере» микрорайонында теркәлгән. Биредә яшәүче ике кешегә шундый диагноз куелган. Икесе дә – Таҗикстаннан Татарстанга эшкә килүче. Белгечләр әлеге чирдән саклану өчен бердәнбер нәтиҗәле ысул дип кызамыкка каршы вакцина ясатуны атый. Әле декабрь азагында гына республикага 9910 доза вакцина кайткан. Ул республиканың барлык дәвалау оешмаларына таратылган.

Белгечләр кызамыкны яшен тизлегендә таралучы мәкерле чир дип атый. Әйтик, күпфатирлы йортта берәрсе шул чирне йоктырган булса, бу чир вентиляция торбалары аша тиз арда йортта яшәүче бар кешене аяктан егарга мөмкин. Шуңа күрә авыру кеше белән бер йортта яшәүчеләргә кичекмәстән кызамыкка каршы вакцина ясатырга куша белгечләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренә караганда, хәтта коронавирус та шулкадәр тиз йокмый.

– Кызамык йоктырган кеше белән аралашкан булсаң, 100 процент очракта үзең дә чирләячәксең. Әлеге чирдән ниндидер махсус дарулар, битлек ярдәмендә дә саклана алмыйсың. Фәкать вакцина ярдәмендә генә сакланып була, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Илкүләм прививкалар календаре буенча, 55 яшькә кадәр кешегә кызамыкка каршы ике прививка ясалган булырга тиеш. Ул аңа гомере буена җитә. Бу прививкалар документ нигезендә теркәлгән булырга тиеш. Юкса еш кына: «Миңа балачакта кызамыкка каршы прививка ясалган булган инде, әни шулай дип әйтте», – ише сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу – ялгыш фикер. Әгәр кеше үзенә кызамыкка каршы прививка ясалганмы-юкмы икәнлекне төгәл белмәсә, ул моңа тәгаен инаныр өчен эхинококка IgG антитәнчекләр анализы тапшырырга тиеш. Әгәр кешенең бу чиргә каршы иммунитеты юк икәнлеге ачыкланса, аңа кызамыкка каршы ике прививка ясатасы булачак. Ике прививка арасында өч ай вакыт үтәргә тиеш.

Кызамыкка каршы прививка, иң беренче чиратта, балаларга ясалырга тиеш, дип саный белгеч. Ник дигәндә, алар бу чирне авыррак уздыра. Авырып терелгәннән соң да җитди өзлегүләр күзәтелергә мөмкин.

– Бу чир белән авырганнан соң, өлкәннәрдә пневмония башланырга мөмкин. Балалар өчен хәлләр тагын да аянычрак тәмамлануы бар. Ник дигәндә, кызамык аркасында баланың баш мие тулысынча ялкынсынырга (панэнцефалит) мөмкин. Иң куркынычы шул: әлеге чир бала кызамык белән авырып терелгәннән соң биш еллап вакыт узгач кына пәйда була. Бала начар укый, башы авыртудан зарлана башлый. Авыру торган саен көчәя генә. Ата-ана эшнең нидә икәнен аңлый алмыйча тилмерә. Ахыр чиктә, бала инвалид калырга мөмкин. Ул нәкъ инсульт кичергән кеше кебек хәрәкәтләнә, сөйләшә алмый башлый, башы эшләми. Шуңа күрә балаларга иң беренче чиратта кызамыкка каршы прививка ясалырга тиеш, – ди Дмитрий Лопушов.

Белеп тор!

Кызамык күбрәк 2–5 яшьлек балалар арасында ачыклана. Ул еш кына гадәти ОРВИ кебек башлана. Шуңа күрә баштарак табиб аны төгәл ачыклап бетермәскә дә мөмкин. Беренче көннәрдә бала ютәлли, тамагы авырта, борынына томау төшә. Аны бизгәк тотарга, күзенә конъюнктивит чыгарга да мөмкин. Әмма кызамык башлануның дүртенче көнендә тәнгә кызыл тимгелләр чыга башлый. Ул тиз арада тарала, артканнан-арта бара. Баштан алып аяк бармакларына кадәр кызыл тимгелләр баса. Бала коңгырт кызыл төскә керә. Тәнгә тимгел чыкканда баланың температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә. Ул яктылыктан курка башлый. Дүрт көн дәвамында баланың температурасы бик югары була. Аннары тимгелләр акрынлап кими.

 


Фикер өстәү