10 ел эчендә күпбалалы гаиләләр саны ике тапкыр арткан

Дәүләтнең үсеше дә, иминлеге дә гаиләгә бәйле. «Волга» экспертлар клубының беренче утырышында бу фикер еш яңгырады. «Демография» илкүләм проектының нәтиҗәләре һәм яңа бурычлары турында фикер алышырга җыелган белгечләрнең елны шул хакта сөйләшүдән башлавы юкка түгел, билгеле. Бу ел ил күләмендә Гаилә елы дип игълан ителде.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, республикада «Демография» илкүләм проекты уңышлы гына гамәлгә ашырылып килә. Бүген Татарстанда яшәүче 50,2 мең күпбалалы гаилә дәүләт ярдәменнән файдалана.

– Демографик вазгыять дигәндә, без иң беренче чиратта күпбалалы гаиләләрнең санын күздә тотабыз. Моннан ун ел элек республикада шундый 24 меңнән артык гаилә исәпләнә иде. Бүген аларның саны 50 меңнән артты. Гаилә күпбалалы булырга теләсен өчен барлык шартлар, стимул булдыру нәтиҗәсе бу, – ди министр.

Эльмира Зарипова бу урында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада яшәүче күпбалалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләнгән акчаның 100 процент күләмендә кире кайтуын да искәртте. Моннан тыш кечкенә балалары булган гаиләләргә дару алу өчен елга  бер тапкыр 10 мең сум күләмендә акчалата компенсация бирелә. Хәзерге вакытта республикада барлыгы 61 төрле социаль ярдәм чарасы тормышка ашырыла. Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, узган ел министрлыкта тотылган һәр ике сумның берсе гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен тотылган.

Россия хезмәт министры урынбасары Андрей Пудов бүген илдә гаиләләргә ярдәм чараларының тулы бер системасы формалашуын искәртте. Бу ярдәмнән шәһәрдә яшәүчеләр дә, авыл халкы да бер үк дәрәҗәдә файдалана ала.

– Узган елның 1 гыйнварыннан гаиләләргә ярдәмнең тулы бер системасы гамәлгә ашырыла башлады. Бүген балага карында чакта ук пособие түләнә башлый. Хәзер әниләр 380 мең сумга кадәр пособие ала. Пособие балага 17 яшь тулганчы түләнә. Хәтерләсәгез, унбиш ел элек аена нибары 50 сум пособие түләнә иде бит, – ди Пудов.

Тик дәүләт тарафыннан нинди генә шартлар тудырылса да, демографик упкын әле дә булса саклана бирә. Россия Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе Ярослав Нилов яшерми: олыгаеп бала алып кайтучылар, нәселсезлектән интегүче парлар саны  арту, карьера ясыйм дип гомумән бала табудан баш тартучылар саны арту аеруча куркуга сала.

– Монда аларны тәнкыйтьләп, мәҗбүриләүдән мәгънә юк. Яшьләр белән аларга аңлаешлы телдә сөйләшергә кирәк. Без аларга үзләре уңай карар кабул итәрлек алшартлар тудырырга тиеш. Гаилә кыйммәтләрен ничек тә сакларга кирәк. Бу кыйммәтләрне дошман да үз максатында файдаланырга мөмкин. Дәүләткә каршы гаиләләрне җимерү юлы белән көрәшәчәкләр, – дип тә кисәтте ул.

Нилов фикеренчә, мисал эзләп ерак китәсе юк. СССР таркалган чорда илдә хөкем сөргән вазгыятьне, ил өчен ят булган рухи кыйммәтләр урнашкан чорны искә алу да җитә. Нилов «Демография» проектының иң төп бурычларының берсе дип әнә шул хәлләрне кабат булдырмауны атый.

– Россия хөкүмәтендә бу проектның яңа юнәлешләре турында фикерләрләр яңгырый башлады. Алар күбрәк халыкның мәшгульлегенә юнәлтелер дип көтелә. Пандемия чорында илдәге эшсезләр саны 4 миллион тәшкил иткән булса, бүген ил күләмендә андыйлар 400 мең чамасы. Илебез демографик проблемаларны хәл иткән очракта гына көчле булачак, – ди Нилов.

«Диалог Регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы күптән түгел республика халкы арасында махсус тикшеренү уздырган. Татарстанлыларның дәүләт тарафыннан каралган ярдәм чаралары, республикадагы үзгәрешләр турында ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын ачыклаган алар. Сораштыруда 414 кеше катнашкан. Аларның күбесе ана капиталы, гаилә ипотекасы, балалар пособиеләренә бәйле үзгәрешләрне күзәтеп  баруын белдергән. Респондентларның 90 проценты 2024 елның Гаилә елы дип игълан ителүеннән хәбәрдар булуын әйткән.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, демографияне яхшырту өчен гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү генә җитми, рухи кыйммәтләр турында да онытмаска кирәк дип саный. «Бүгенге шартларда барыннан да бигрәк гаилә кыйммәтләрен торгызырга кирәк. Шуңа күрә ил башлыгының Гаилә елын игълан итүе аеруча сөендерә», – диде депутат.

 


Фикер өстәү