Өлкәннәр ункөнлеге. Йөрәк кенә картаймасын!

Татарстанда яшәүче 967 мең кеше өлкән яшьтә, бу – республика халкының 24,2 проценты дигән сүз. 208 кеше – 187 әби белән 21 бабай 100 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган очрашуда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

 

– Республикада өлкәннәргә игътибар зур. Алар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. «Демография» илкүләм проекты аларның тормышларын яхшыртуга ярдәм итә. Алар социаль яктан кайгыртылган. Үзләренә тиешле ташламалардан файдаланалар.  Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр дә дәүләт ярдәмен тоя, – ди министр.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты Россия Президенты Владимир Путин карары белән гамәлгә ашырыла. Әлеге проект кысасында өлкәннәр медицина ярдәме ала, кирәк икән өйгә килеп булышалар. Пенсиягә чыгучылар  «Актив озын гомер» программасы буенча  янә актив тормышта яши башлый. «Өченче буын» университетлары, төрле музыка, спорт түгәрәкләренә йөриләр. Өлкәннәрнең күбесе волонтерлар булып та йөри.

Эльмира Зарипова  «Демография» илкүләм проекты кысасында Татарстанда башкарылган эшләргә тукталды.

– Республикада 32,1 мең өлкән кешегә социаль хезмәт күрсәтелә. 16,6 мең кешенең өйләренә барып ярдәм итәбез. 2019 елда пилот проекты буларак башланган эш иде бу. Ул чакта «Демография» илкүләм проекты кысасында без урын өстендә ятучы кешеләргә ярдәм итә башладык, – ди министр. – Быелдан безнең тәҗрибәне Россия күләмендә куллана башладылар. «Озак вакытлы ярдәм» дип аталган әлеге хезмәтне 6259 кешегә күрсәтәбез.

Министр әйтүенчә, республикада яшәүче әби-бабайларга иң элек игътибар кирәк. Кайчак аларны тыңлау да җитә, ди ул. Ә инде үз җылыңны бирсәң, ул кешене бик бәхетле итәсең. Татарстанда шундый 31 гаилә үзенә өлкән кешене сыендырган.

– Бәйрәм көннәрендә олыларга игътибар зур. Әмма без аларны көн дә сөендерсәк иде, – ди Эльмира Зарипова. – Өлкәннәр декадасында республикада төрле чаралар узачак. Һәр район хакимияте сайтларында «кайнар линия» телефоны номерлары күрсәтелгән. Бушлай юридик һәм хокукый ярдәм күрсәтеләчәк. Мәдәният йортларында исә кинолар, концерт-тамашалар уза. Республиканың 17 районында өлкәннәр бассейнда  бушлай йөзә алачак.

Өлкәннәр өчен  оештырылган мәдәни чаралар хакында Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

–   Бүгеннән «Йөзьяшәрләр уены» башлана. Анда кешеләр төрле спорт ярышларында көч сынашачак. Май ахырына кадәр район этаплары узар дип торабыз. Аннары инде без иң көчле спортчыны ачыклаячакбыз, – ди Гүзәл Сәгыйтова. –  Казанда «Жизнелюб» клублары бик актив эшли. Элек алар 56 булса, быелдан 92гә җитте.

Картаерга ашыкмыйлар, картая да белмиләр. Татарстан пенсионерлары оешмасы рәисе Любовь Мишина шулай ди. Ул сүзен, өлкәннәргә мөмкинлекләр тудырган өчен,  республика җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп башлады. «Ил җитәкчелеге, кеше пенсиягә чыккач, яңа сулыш алып яшәсен өчен тырыша.  Нинди генә спорт түгәрәкләре юк! Телисең икән, шахмат уйна, телисең икән, суда йөз. Бик рәхәт тормышта яшибез. Россия Президентына, Татарстан Рәисенә рәхмәт», – диде ул.

Любовь Мишина да актив өлкәннәр турында сөйләде.

– Сәламәтлекне саклыйсыгыз килсә, укырга кирәк, – диде ул. – Башны эшләтү  гомерне озайта. Спорт исә сәламәтлек өсти. Әле менә Санкт-Петербургтан кайттык. Командада 8 кеше иде. Людмила Токмачева 300 тапкыр идәннән тартылды. 73 яшьлек Тәнзилә Шәйхуллова 77 команда арасында йөзү буенча 3 нче урынны алды. Ялкау булмаска кирәк. Иң мөһиме  яшь барса да, йөрәк картаймасын!

Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков,  республикада җитәкчеләр өлкәннәр белән кулга-кул тотынып эшли, ди.

– 2013 елда «Ветеранга  – ветеран игътибары» дигән акция башлап җибәргән идек. Ул әле дә дәвам итә. Бу чара ялгыз калган олылар өчен оештырылды. Кайчак социаль хезмәткәрнең дә вакыты җитми, ә безнең ветеран оешмасындагы изге күңелле кешеләр башкаларның хәлен белергә вакыт таба. Алар картлар йортларына, интернатларда яшәүчеләр янына да даими барып тора. Үз районында гына түгел, якташлары гомер иткән башка җирләргә дә барып хәл белешеп кайталар, – ди Хәбир Иштирәков.

Быел өлкәннәрнең «Балкыш» фестивале оештырыла башлауга – 10 ел. 2013 елда анда 3500 кеше катнашса, хәзер сәхнәгә чыгам дип торучылар санының исәбе юк икән.

– Татарстан Рәисе белән сөйләшергә туры килде. Сүз уңаеннан, бу фестиваль хакында әйттем. Рөстәм Миңнеханов, ветераннарга да булышмасак, без нәрсәгә инде, ярдәм итәрбез, диде. Шундый җитәкче булганда, өлкәннәр җырлап-биеп яши әле, – ди Хәбир Иштирәков.

Сан

Республикада 147 мең  хезмәт ветераны дәүләт ярдәмен ала.  Төрле ташламалар алучылар саны 206 мең кешегә җитә. 51 меңгә якын кеше торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламадан куллана.

2023 елда 654 ялгыз яшәүче кешене табиблар тикшергән. 65 яшьтән өлкәнрәкләрне район хастаханәләренә алып бару өчен һәр районда махсус машиналар алынган. 2019–2023 елларда барлыгы 249 мең өлкән кешене табибларга

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү