Минтимер Шәймиев: Дәүләт ярдәменнән торган классик мәгариф схемасын кулланырга кирәк

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев мәгариф системасында проблемалар булуын әйтте. Ул бу хакта профессор, ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәновка мемориаль такта ачу чарасында сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Минтимер Шәймиев дәүләт ярдәменнән торган классик укыту системасын кулланырга кирәклеген әйтте.

«Мансур Хәсәнович бөтен тормышын фәнгә һәм мәгарифкә багышлады. Ул заманда бездә нинди мәгариф министрлары булды. Берсеннән берсе атказанган кешеләр. Хәзерге мәгарифтә ул вакытка караганда проблемалар күбрәк. Хәзер үзгәртеп кору заманасы, шуңа күрә авырлыклар да бар. Сез, ата-аналар буларак, моны үзегез дә аңлыйсыз. Ләкин дәүләт ярдәменнән файдаланган классик схеманы кулланырга кирәк», – диде Минтимер Шәймиев.

 


Фикер өстәү