Сайлау алдында калмыйсы иде

Быел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителде. Әлеге ел башыннан Туган телләр айлыгы узачак. Айлыкка бик күп чаралар планлаштырылган. Алар мәдәниятнең һәр өлкәсен колачлый. Бу ел бәйрәм чаралары белән генә истә калырмы, әллә инде тел мәсьәләсенә кагышлы проблемаларны хәл итү юллары да ачыкланырмы? Телгә мөнәсәбәтне ничек үзгәртеп була, мәгариф өлкәсендә хәлләр ничек? Татарча дәреслекләрне федераль исемлеккә әзерләүдә нинди үзгәрешләр бар? «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әнә шул сорауларга җавап табарга тырыштылар.

Чаралар исемлеге чыннан да саллы. Һәм алар Татарстанда яшәүче барлык милләтләрнең мәнфәгатьләрен искә алып эшләнгән. Мәдәният министры урынбасары Дамир  Натфуллин әйтүенчә, Туган телләр айлыгында гына да утыздан артык чара үткәреләчәк. Әйтик, ай дәвамында «Сөйләшәбез төрле телләрдә» дигән яшь укучылар бәйгесе дәвам итәчәк. «Татаркино» районнар буенча  тематик фильмнар күрсәтүне оештырачак. Быел беренче тапкыр «Панорама» Татарстан халыклары кинофестивале узачак.

Иң авырткан җир турында Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова сөйләде:

– Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен туган телләрне саклау һәм үстерү бер ел кысаларына гына сыешмый, ул – һәрдаим эшләнә торган системалы эш. Мәктәпләрдә укытудан тыш, якшәмбе мәктәпләренең 42 бүлегендә 25 милләтнең теле һәм мәдәнияте өйрәтелә.  Моннан тыш без һәр районда якшәмбе мәктәпләре ачуны максат итеп куйдык. Быелгы ел планнарына килгәндә, 294 чара планлаштырылган. Алар нигездә белем бирү оешмаларында үткәреләчәк. Бу елга куелган бурычларның берничәсенә тукталыйк. Аның беренчесе – яңа буын дәреслекләрен әзерләү. Болар – туган тел буларак укытылачак татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре һәм Татарстанда дәүләт теле буларак татар теле һәм әдәбияты дәреслеге. Безнең гаризалар кабул ителеп, башлангыч сыйныфлар өчен бу әсбаплар федераль исемлеккә кертелер дип өметләнәбез. Икенчесе – тәрҗемә ителгән дәреслекләр. Аерым фән дәреслекләре татар теленә тәрҗемә ителде, бүген башлангычлар өчен 38 методик комплект федераль исемлеккә кертелер өчен әзер. Бу – дәреслек, укытучы өчен методик әсбап тәрҗемә ителгән, электрон дәреслекләр һәм документлар пакеты заявка бирер өчен әзерләнгән, дигән сүз. 5–9 сыйныфлар буенча да эш алып барыла. Әлеге сыйныфлар өчен 41 дәреслекне федераль таләпләргә туры китерергә кирәк. Әлеге процесс 2022 елда төгәлләнер дип ышанабыз.

Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, 2020 елда тагын бер проблема ачыкланган. Ул да булса, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына әлеге фәннәр өчен онлайн платформаның булмавы. «Бүген, цифрлаштыру министрлыгы белән берлектә, татар теле һәм әдәбияты өчен платформа әзерләү эше бара. «Открытая школа»да «Сәлам» дәреслеге өлешчә урнаштырылды», – диде белгеч.

Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин хәтта шушындый чараларда да нинди телдә чыгыш ясарга дигән сайлау алдында калуга басым ясады:

–  Туган телләр елын аерым билгеләп үтү – тел мәсьәләләрен хәл итүнең яңа формаларын эзләү, яңача якын килергә омтылу. Кызганыч, һәр җитәкче дә бу мәсьәләгә бертөрле карамый. Әйтик, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзалары, бүленеп, районнар белән эшли башлады. Мин үземә тигән районнарга ике битлек сораулык төзеп, хатлар юлладым. Берсеннән 50 битле җавап килсә, берсеннән биш битлене алдым. Безгә менә мондый мөнәсәбәттән арынырга кирәк  һәм елны шушындагы чаралар белән генә чикләргә ярамый. Безгә игълан ителгән ел узгач та, телләр мәсьәләсендә активлык кимемәсен өчен, норматив документлар әзерләргә кирәк. Элмә такта буламы ул, һәйкәл ачыламы – аларда әлегәчә хаталар ясала. Ни өчен шулай килеп чыга? Чөнки мәсьәлә норматив яктан хәл ителмәгән. Әйтик, туган телләр турында конференция бара, синхрон тәрҗемә юк. Безгә кайсы телдә чыгыш ясарга дип сайларга туры килә.

Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Аларның һәркайсы бу елда милли мәгарифкә караган проблемаларның өлешчә булса да хәл ителүенә өметләнә. Ничек кенә алсаң да, елның исеме дә, айлыкның игълан ителүе дә күңел ачу чаралары кысаларына сыешмый. Борчу-проблемалар зуррак шул.

Гөлинә Гыймадова                 


Фикер өстәү