Чүпрәле районында мәктәп балаларын кыйнау турындагы видеоның уйнап кына төшерелүе ачыкланган

Чүпрәле районында мәктәп укучыларын кыйнау күренеше сурәтләнгән видеоны Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшергән. Алар әлеге видеоның уйнап кына төшерелгән булуын билгеләгән. Бу хакта “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгында мәктәп укучыларын кыйнау турындагы хәбәрне тикшерәчәкләр

“Тикшерү нәтиҗәләре буенча Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хезмәткәрләре өч укучының, социаль челтәрләрдә урнаштыру өчен, видеоязма төшерүгә алдан ук сүз куешканлыгын билгеләде”, дип белдерелгән министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Видео төшерүдә катнашкан балалар медицина тикшерүенә җибәрелгән. Аларның берсенең дә тәнендә җәрәхәтләр табылмаган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен өстәмә чаралар уздырыла. Аларның нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк.

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец видеоязма таралганнан соң прокуратурага запрос җибәргән. Интернет челтәрендә таралган кадрларда спорт залында өлкән сыйныфта укучы үсмер ике баланың корсагына суга. Әмма инде кичен үк башка видео пәйда булган: укучылар анда интернетка эләккән кадрларның үзләренең фильмы өчен генә, уйнап кына төшерелгәнлеге турында сөйли.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, министр кушуы буенча әлеге хәлне тикшерү өчен эш комиссиясе булдырылган.


Фикер өстәү