Балалар өчен Ирина Волынец җавап бирәчәк

Татарстанда – Бала хокуклары буенча яңа Вәкаләтле вәкил: Гүзәл Удачинаны Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец алыштырды.

Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән кандидатураны Дәүләт Советы утырышында депутатлар күпчелек тавыш белән хуплады. «Республикада Бала  хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил институты моннан 10 ел элегрәк гамәлгә куелды. Шушы вакыт эчендә ул балалар хокукларын яклау буенча ышанычлы, мөһим механизм буларак танылды. Ирина Владимировна инде  байтак еллар буе иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. Әлеге эшчәнлектәге тәҗрибәсе, балалар хокукларын яклауга омтылышы, үзенең дә дүрт бала анасы булып торуы Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил алдындагы бурычларны хәл кылуга ярдәм итәчәк», – диде аны тәкъдим иткәндә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров. Ирина Волынец – «Илкүләм ата-аналар комитеты» Төбәкара иҗтимагый хәрәкәте рәисе, Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил карамагындагы Иҗтимагый совет әгъзасы. 2018 елда Россия Президентына кандидатлыкка тәкъдим ителгән.

 


Фикер өстәү