Татарстанга коронавирустан вакцинаның сынау партиясе кайтарылды

Татарстанга Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасының сынау партиясе кайтты. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Вакцинаның сынау партиясе кайтты, логистиканы, транспортлау һәм саклау шартларын тикшердек. Тулы партиясен көтәбез, аннары риск төркеменә керүчеләргә вакцина ясый башлыйбыз», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Агенлыкның үз чыганаклары мәгълүматлары буенча, республикага зур булмаган партия кайтарылган.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәре буенча, барлык төбәкләр дә коронавирустан вакцинаның сынау партияләрен алды.

«Бөтен илдәге кебек, беренче чиратта үз теләкләре буенча табибларга һәм укытучыларга вакцинация ясый башлыйлар», — диделәр министрлыкта.


Фикер өстәү