Татарстанга «Спутник V» вакцинасының яңа партиясе кайтартылды

Татарстанга «Спутник V» вакцинасының яңа партиясе кайтартылды, дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

«Кичә «Спутник V» вакцинасының 40 200 дозасы килде», — дип билгеләп үтте ул.

Якын арада республикада бер компонентлы «Спутник Лайт» препараты булдырылачак. Ул бер кат прививка ясатып, иммун системасы түбән булган кешеләр өчен каралган. Шул ук вакытта, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, теркәлгән барлык препаратлар да («Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак») икенче кат вакцинацияләү өчен туры килә.


Фикер өстәү