Татарча сөйләшәбез: үткән заман

Татар телен туган тел буларак белмәгән, аны олырак яшьтә өйрәнгән кешеләрне дә, татар телен рус теленең грамматик категорияләре белән катнаштыручыларны да аерып торган бер үзенчәлек бар. «Тукай Казанга 1907 елда килде», «Сафагәрәй яхшы хан иде» кебек кызыклы җөмләләрне алардан ишетә алабыз. Мондагы хата үткән заман хикәя фигыль белән бәйле.

Инглиз телен өйрәнгәндә андагы заман категориясе белән авырлыклар туа, вакытларның күплегеннән баш әйләнә. Әмма туган телебездә дә фигыльнең вакытлары өчәү генә түгел. Грамматика шундый гади генә булса, телебез дөньяны, аның вакыйгаларын шундый җентекле итеп тасвирлап бирә алмас иде.

Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре бар: билгеле һәм билгесез үткән заманнар. Билгеле үткән заман хикәя фигыль тамыр яки ясалма нигезгә -ды/де, -ты/те кушымчалары ялганып ясала. Билгесез үткән заман исә -ган/гән, -кан/кән кушымчалары ярдәмендә ясала.

Әгәр дә без вакыйганың шаһитлары булсак, хәзерге моменттан алдарак башкарылган эшне үзебез күрсәк, билгеле үткән заманны кулланабыз: Данил мәктәптән кайтып җитте. Авылга яз килде. Безнең балачак авыр иде.

Үз күзебез белән күрмәгән вакыйгаларга карата билгесез үткән заман кулланыла: Сания дә өйгә кайтып киткән. Мин терелеп кайтканчы авылга яз килгән, карлар эрегән. Дәү әниемнең балачагы бик авыр булган.

Аңлашыла ки, тарихи шәхесләр турында сүз барганда «Ленин яхшы кеше иде», «1921 елгы ачлык куркыныч иде, кешеләр нишләргә белми иде», – дип, без, 2021 елда яшәүчеләр, сөйли алмыйбыз.

 Бу гади кагыйдәдән чыгарма буларак, әдәби текстларда, нинди дә булса вакыйгаларны бәян иткәндә, хәзерге заман хикәя фигыль кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, Идел буенда зур сугышлар бара, халык азатлыгы өчен көрәшә. Монда үткән замандагы вакыйга хәзерге заман фигыле ярдәмендә бәян ителә, бу әдәби нәфислек хакына шулай эшләнә.


Фикер өстәү