Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара туган тел көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин

Халыкара туган тел көне белән котлады.

 «Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Бу истәлекле көнне гамәлгә кую турында карар 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясендә кабул ителә һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан  хуплана. Шул вакыттан башлап 21 февральдә җир шарының барлык тарафларында да тел һәм мәдәниятнең күптөрлелегенә ярдәм итү һәм аны яклау чаралары үткәрелә.

Дөньядагы иң зур «Этнолог» лингвистик белешмәлеге мәгълүматлары буенча, 2022 елда безнең планетада 142 төрле «тел гаиләсе»нә (Җир шарында яшәүче халыкның өчтән икесе шуларның кырыгында сөйләшә) караган 7 меңнән артык тел исәпләнгән. Шуның белән бергә, глобальләшү күренешләренә бәйле рәвештә «тере» телләрнең саны көннән-көн кими бара. Бу дөнья җәмәгатьчелегендә борчу уята, чөнки тел – бер этносның аралашу ысулы гына түгел, ул шулай ук дөньяны кабул итү, аны күзаллау рәвеше, халыкның интеллектуаль үсеше механизмы, буыннан буынга тапшырыла торган матди һәм рухи мирасны, традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау инструменты да.

Соңгы тапкыр Халык санын алу күпмилләтле Россия Федерациясендә 190нан артык халык яшәвен күрсәтте. Аларның һәркайсының күпгасырлы үз тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте һәм теле бар. Мондый күптөрлелек – безнең уртак байлыгыбыз, бер-береңне рухи һәм мәдәни баетуның көчле чарасы, илнең эчке куәтенең кабатланмас чыганагы.

Халык санын алуга анализ ясаганда, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты белгечләре 155 «тере» телне аерып алды. Шуларның 10 процентына югалу куркынычы яный, 60 проценттан артыгы җуелу чигенә җитеп килә һәм бары тик 7 проценты гына тотрыклы дип билгеләп үттеләр. Соңгылары арасында беренче урында – рус теле (111,5 млн кеше), икенче урында татар теле (4,07 млн) тора. Аннары чечен (1,64 млн), башкорт (1,32 млн), авар (0,94 млн) һәм Россия халыкларының башка телләре бу исемлекне дәвам итә.

Хөрмәтле ватандашлар! Билгеле бер әйтемне бераз үзгәртеп: «Туган телне ярату гына җитми, аны сакларга кирәк», – дип әйтәбез. Нәкъ менә күптеллелек гармониясенә ирешү, милли мәгариф, әдәбият һәм сәнгатьне үстерү, традицион әхлакый кыйммәтләрне саклау җәмәгать татулыгының һәм граждан тынычлыгының нигезе булып тора. Ил һәм республика җитәкчелеге, шуларны тирәнтен аңлап, бу юнәлештә зур җентекле эш алып бара.

Бүген, Халыкара туган тел көне белән котлап, мин барыгызга да туган телегезне – әни һәм әти, әби һәм бабай телен – өйрәнүегезне һәм анда мөмкин кадәр ешрак сөйләшүегезне телим. Үзегезне халкыгызның бер өлеше дип хис итеп, гаилә кыйммәтләрен саклап, башка этнослар вәкилләренә игътибарлырак һәм түземлерәк булырга, илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә телнең күптөрлелеген ихтирам итәргә һәм аны һәрьяклап ныгытырга чакырам. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим! Халыкара туган тел көне чын мәгънәсендә Тынычлык, дуслык һәм бер-береңне аңлау бәйрәме булсын!», — диелгән котлауда.

 

 

 

 

0


Фикер өстәү