Чыкмасын уймак: Россиядә балалар уенчыкларына ГОСТ таләпләре кертелә

Исе, төсе, тавышы… Якын арада Россиядә балалар уенчыкларын әнә шулай һәр яклап тикшерә башламакчылар. Роскачество идарәсе, балалар уенчыклары өчен махсус таләпләр кертеп, аларны ГОСТ нигезендә теркәмәкче. Бу тәкъдим уңаеннан фикер алышулар узган инде.

Азнакай районының Тымытык авылында яшәүче Ләйсән Шәяхмәтова әлеге яңалыкны шатланып кабул иткән. Алты бала әнисе үзе дә балаларына уенчык сайлауга җаваплы карый икән.

– Хәзерге балалар курчак, йомшак уенчыкка гына риза түгел шул. Аларга шул ук Хагги-Ваги, «сиреноголовый» кебек берсеннән-берсе куркыныч уенчыклар кызык. Аларның балага зыян гына салуы көн кебек ачык. Шуңа күрә бу уенчыкларны да яхшылап тикшереп, тыйсыннар иде. Уенчык тәрбия чарасы да булып тора бит. Шәхсән үзем уенчык сайлаганда аның нәрсәдән эшләүенә игътибар итәм. Аның чыдамлы, уңай, матур булуы да мөһим, – ди Ләйсән.

Россия Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Татьяна Буцкая белдерүенчә, яңа ГОСТ таләпләре дә, иң беренче чиратта, балаларның сәламәтлеген, психикасын саклау өчен кертелә. Ник дигәндә, яңа кагыйдәләр нигезендә уенчык баланы куркытмаска, психикасына зыян салмаска, аңарда үз-үзенә кул салу, җенес алыштыру кебек начар уйлар уятмаска тиеш.

Алдан ук искәртеп куйыйк. Әлеге ГОСТ таләпләре ирекле рәвештә кертелә. Ягъни аларны үтәү-үтәмәү һәр җитештерүченең үз намусында кала. Ә менә дәүләт заказы аша балалар бакчалары, балалар оешмалары өчен уенчык җитештерүчеләргә бу таләпләрне үтәү мәҗбүри булачак. Белгечләр исә бу таләпләргә һәркем колак салырга тиеш дип саный.

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов бу эшнең нәтиҗәле булачагына шикләнеп карый. «Уенчыкка куелган таләпләр белән бергә аның бәясе дә артырга мөмкин. Сыйфаты барыбер шул ук калачак», – дип саный ул.

Бүген Россиядә кибетләрдә сатылган лицензияле уенчыкларның 40 проценттан артыгы сыйфатсыз. Балалар товарлары индустриясе ассоциациясе белгечләре шулай ди. Уенчыкларга ГОСТ таләпләренең ни өчен кертелүе дә шуннан  яхшы аңлашыла.

КФУдагы Психология һәм белем бирү институтының педагогик психология кафедрасы өлкән укытучысы Динара Хәмәтвәлиева фикеренчә, бу таләпләргә балалар бакчасына уенчык китерүче оешмалар гына түгел, ата-аналар да колак салырга тиеш.

– Балалар кулына эләккәнче, уенчыклар тикшерү узарга тиеш. Аның сәламәтлеккә, психикага зыян саламы-юкмы икәнлеген тикшерергә кирәк. Бүген балалар күбрәк популяр булган, шул ук «Ютуб»та әйләнгән видеолардагы персонаж рәвешендәге уенчыкларны алдырта бит. Алар күп очракта балага зыян китерә, – ди белгеч. – Уенчыкның баланың яшенә туры килүе дә мөһим. Шул ук «Барби» курчагында ничәмә-ничә буын үсте. Ул чорда үз яшенә туры килгән курчак сайлау мөмкинлеге юк иде. Ә бит «Барби» курчагының гәүдә төзелеше гадәти хатын-кыз стандартларына туры килми. Шуңа күрә аны эталон итеп кабул иткән кыз баланың үсмерлек чорында психик проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Ник дигәндә, бу чорда үсмер кыз балалар еш кына үз гәүдәсеннән, йөз-кыяфәтеннән канәгать булмый башлый.

Динара Хәмәтвәлиева сүзләренә караганда, бала өчен чынбарлыкны чагылдыра торган уенчыктан да яхшысы юк. Көндәлек тормыштагы рольләргә кереп уйный торганы аеруча яхшы икән.

– Агачтан ясалган файдалы уенчыклар бар. Бер яктан, алар ясалма материалдан (пластиктан) түгел, икенчедән, аларның төсләре гадәти. Мисал өчен бик кечкенә балаларга артык купшы төстәге уенчыклар алырга киңәш ителми. Ник дигәндә, алар әле бу яшьтә билгеле бер төсләрне генә кабул итә ала. Безнең тормыштагы рольләрне гәүдәләндергән уенчыклар да яхшы. Мәсәлән, әни һәм бала, аерым һөнәрләрне чагылдырган уенчыклар бала психикасына уңай йогынты ясый. Ул шул рольләрне үзендә сынап карый. Бу аның үсешенә дә уңай тәэсир итә, – ди белгеч.

Нинди уенчык алмаска?

Бала сәламәтлегенә куркыныч тудыручы әйберләрнең өчтән берен уенчыклар тәшкил итә, ди Роспотребнадзор белгечләре. Кайсы уенчыклар аеруча куркыныч соң?

«Барби» курчагы. Иң еш алдап ясала торган бала уенчыкларының берсе. Тикшерү барышында белгечләр мондый төр уенчыкларның яртысыннан артыгында баланың репродуктив системасын, бавырын эштән чыгаручы фталат дигән зарарлы матдә тапкан.

Батарея ярдәмендә эшли торган уенчыклар. Белгечләр аларын да иң хәтәрләр рәтенә кертә. Ник дигәндә, мондый төр сыйфатсыз уенчыкларның батарея куышлыгында еш кына капкачны беркетә торган винт булмый. Бу исә – бала аны бернинди коралсыз җайлы гына ачып, батареяны йотарга мөмкин дигән сүз. Аның составындагы матдәләр сабыйның ашказанын яндыра ала.

Йомшак уенчык алганда аның җөйләре сүтелмәгән, аңа беркетелгән пластмасс күз, авыз-борынның нык булуына игътибар итәргә кирәк. Арзанлы йомшак уенчыкларның шушы пластик беркетмәләрендә дә еш кына алда телгә алынган фталат дигән зарарлы матдә була, ди белгечләр.

Һава шары, йөзү, коену өчен уенчыклар эшләнгән каучукта йоткылык, тире яман шеше килеп чыгу ихтималын арттыручы зарарлы матдә – нитрозамин булырга мөмкин.

Слайм, лизун, пластик балчык бүген замана баласының кулыннан төшмәгән иң популяр уенчыклар санала. Аларның составында натрий тетрабораты бар. Аның күләме тиешле нормадан артып китсә, алда телгә алынган уенчыкларны иснәгән баланың эчке әгъзалары пешәргә мөмкин.

Җырлый торган уенчыклар. Алардагы тавыш ешлыгы нормадан артып китсә, баланың начар ишетә башлавы бар.


Фикер өстәү