Владимир Путин Сәламәт әни көнен булдырырга тәкъдим итте

Россия медицина учреждениеләрендә Сәламәт әни көнен кертергә мөмкиннәр. Мондый көнне хатын-кызлар төрле белгечләрдә профилактик тикшерү үтә алачак. Бу хакта «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумында Росиия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Сәламәт бала көне үрнәгендә шундый ук Сәламәт әни көнен булдырырга һәм даими рәвештә яшь әниләр белән психологик яктан да, төрле медицина белгечләре линиясе буенча да эшләргә һәм ярдәм итәргә мөмкин булыр иде. Киңәш өчен рәхмәт – боларның барысын да тормышка ашырырга тырышырбыз», — диде ул һәм бу идея турында сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән фикер алышырга вәгъдә бирде.


Фикер өстәү