Көздән җыелмый калган кукуруз чәкәннәре җыеп йөргән хатынны басуда атып үтергәннәр

Воронеж өлкәсенең Грибановский районында кукуруз басуында бер хатын-кызны атып үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда»га сылтама белән «Интертат» яза.

17 февральдә Кутки авылында яшәүче 38 яшьлек ир-ат һәм аның 40 яшьлек хатыны күрше Тихвинка авылы янындагы кукуруз басуына бара. Алар көздән җыелмый калган кукурузны сыерга ашатырга алып кайтырга уйлаганнар. Хатын кукуруз чәкәннәре җыя, алар кешегә ашау өчен яраксыз, ә сыерга бик тә ярап тора, диелә хәбәрдә.

Ир белән хатын икесе ике якка таба кукуруз җыеп китә. 1 сәгать чамасы вакыт узгач, ире узып баручы машина тавышын ишетә. Ул борчуга кала һәм хатыны янына йөгерә. Ире тапканда хатын җирдә ята, аңсыз була, аның башыннан кан ага.

Кутки авылы башлыгы Сергей Заруднев әлеге гаилә турында «КП» хәбәрчесенә сөйләгән.

«Хатыны мәктәптә җыештыручы булып эшли, ире эшләми. Уртак балалары юк. Хатынның башка иреннән олы улы, ирнең алдагы хатыныннан үсмер кызы бар. Авылдагы күпләр кебек, бай яшәмиләр. Шуңа күрә кышын терлекләргә азык эзләп басуга киткәннәрдер», – ди авыл башлыгы.

Ул үз фаразын әйткән. «Рәсми версияне, әлбәттә, тикшерү органнары гына әйтә ала. Ләкин караңгы вакытта аучылар хатынны кыргый җанвар дип уйлавы бик ихтимал. Менә атканнар инде. Ләкин бу – минем фаразым гына», – ди ул.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.

 


Фикер өстәү