«Комсомольская правда»ның баш мөхәррире вафат

«Комсомольская правда» ның баш мөхәррире Владимир Сунгоркин вафат. Аңа 68 яшь иде. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Мөхәррирнең үлем сәбәбе – инсульт. Владимир Сунгоркин 1954 елның 16 июнендә Хабаровск шәһәрендә туган. 1976 елда Ерак Көнчыгыш дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.

Ул 1999 елның 29 апреленнән «Комсомольская правда» газетасының баш мөхәррире булып эшли. Шулай ук «Комсомольская правда» ЯАҖ генераль директоры вазифасын башкара.


Фикер өстәү