Казанга Зимбабве вице-президенты килде

Казанга эш сәфәре белән Зимбабве вице-президенты Константино Чивенга килде. Аэропортта зур кунакны Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко каршы алды

Чивенга Казанда «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында катнашачак, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Моннан тыш, ул Татарстанның берничә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы объектларын барып күрер дип көтелә.

 


Фикер өстәү