«Киләчәк уеннары»нда тамашачылар да катнашып, 17 500 доллар отарга мөмкин

«Киләчәк уеннары» халыкара турнирында гади тамашачы да акча ота ала.

Билгеле булганча, турнир 5 юнәлештән тора. «Технология» юнәлешендә ике дисциплина бар. Аларда теләгән һәр кем катнаша ала. Җиңүчегә- 17 500 доллар акча.

Бу дисциплиналарның берсе Just Dance бию симуляторы. Биредә экрандагы бию хәрәкәтләрен төгәл итеп кабатларга кирәк.

Икенче ярыш — beat Saber VR-ритм симуляторы. Анда катнашучы VR-күзлек кия, музыка уйный башлауга уенчыга төрле төстәге фигуралар күренә башлый. Аны уенчы утлы кылычлар белән дөрес итеп кисәргә тиеш була.

Сайлап алу турларында катнашырга һәм «Киләчәк уеннары» финалына теләгән һәркем эләгә ала.

Моның өчен 25-28 февральдә «Мега» сәүдә үзәгендә һәм «Казан Экспо»да ачык ярышлар узачак.

Just Dance сайлап алу этабының сигез җиңүчесе финалда башка төбәкләрдән катнашучылар белән очрашачак, Beat Ѕавегда 15 кеше сайлап алыначак, аларның урыннарын гомуми зачетта ачыкланачак.

1 мартта финалистлар 50 000 доллар күләмендә приз фонды өчен көрәшәчәк. Һәр юнәлештәге иң яхшы спортчылар 17 500 доллар алачак.


Фикер өстәү