Табиблар балаларның начар күрүен кисәтү өчен киңәшләр бирде

Балага 1 ай булганда офтальмолог карарга тиеш. Яңа туган баланың күрү сәләте бик түбән, 6-7 яшькә ул 100 процентка җитә. Офтальмолог күрү сәләте яхшы формалашуга инанырга тиеш. Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең табиб-офтальмологы Елена Жилинских ерактан начар күрүне кисәтү буенча киңәшләр әзерләде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киләсе тикшерү 1 яшьтә үтә. Бу яшьтә табиб күзнең оптикасында аномалияләр эзли: якыннан, ерактан күрү яки астигматизм. Кирәк булса, балага күзлек кидерәләр. Бала өч һәм биш яшь арасында сөйләшә башлагач, күзләрнең үткенлеген тикшерәләр. Киләсе тикшерү мәктәпкә кергәндә уза, ә алга таба елга бер тапкыр карату яхшы.

Ерактан начар күрүче ерактарак предметларны төгәл күрми, якыннан яхшы күрә. Бу авыру мәктәп яшендә барлыкка килә һәм бала үскән саен арта. Нәселдән дә килергә мөмкин. Төп профилактика — балага урамда күбрәк йөрү мөмкинлеген бирү. Көн яктысында күбрәк йөргән саен, баланың ерактан начар күрүе үсеш алу мөмкинлеге да азрак була. Кыска кышкы көннәр вакытында күрә карау арта.

Дөньяның күпчелек илләрендә табиблар балаларның күрә карау авыруы белән шөгыльләнми. Ул ниндидер саннарда туктала һәм алга таба да үсми. Уртача күрә карау -3 берәмлек. Шуңа күрәа мондый күрсәткечләр булганда күп очракта дәвалау кирәк түгел. Кирәк очракта, табиб дару препаратлары, төнге линзалар һәм көн яктысында урамда ешрак булырга тәкъдим итә.

Ә менә витаминнар һәм биологик актив кушылмалар (БАД) күрү белән бәйле проблеманы хәл итәргә ярдәм итмәс. Ерактан, якыннан начар күрү, кылыйлык — күзләрнең иң еш проблемасы — витаминнар белән бәйле түгел. Әмма ризык составында А витамины җитешмәү күрү белән бәйле проблемаларга китерергә мөмкин.

Әгәр баланың күрү сәләте кими баруы ачыкланса, аңа күзлек билгелиләр. Ата-аналар 10 яшьтә бала -1 диоптрияле күзлек кисә, 18 яшьтә аның инде -3 булачак дип курка. Әмма бу күзлек белән бәйле түгел. Ерактан начар күрү күзлек кимәгән кешеләрдә дә артырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

/Татар-информ


Фикер өстәү