Баланың теле ничә яшьтә ачылырга тиеш?

Логопедлар чаң суга! Бүген җир йөзендә яшәгән һәр дүрт баланың берсенең теле соң ачыла. Соңгы биш елда андый сабыйлар саны ике мәртәбә арткан. Бу күренешнең сәбәбе нидә? Баланың теле вакытында ачылсын өчен нинди хаталардан сакланырга кирәк?

Тәҗрибәле логопед Анна Габдуллина белән шул сорауларга җавап эзлибез.

  Баланың теле ни сәбәпле соң ачыла?

– Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Баш миендә тайпылышлар булган, интеллектуаль яктан артта калган, нерв системасы зарарланган бала, гадәттә, бик соң сөйләшә башлый. Бу проблема нәселдән дә килергә мөмкин. Теле вакытында ачылсын өчен баланың колагы да яхшы ишетергә тиеш. Әнисенең йөклелек чоры авыр узган, вакытыннан алда туган яки карында тиешле вакыттан озаграк йөргән сабыйлар да соңрак сөйләшә башларга мөмкин. Замана ата-аналары еш кына баласы белән аралашып утырырга вакыт тапмый. Җанлы аралашу җитмәү исә шулай ук баланың теле соң ачылуга сәбәп була ала. Замана «чире»нә әверелгән гаджетлар да баланың сөйләменә тискәре йогынты ясый. Имин булмаган, тавыш-гаугалы гаиләдә үскән, йә булмаса, киресенчә, ата-анасы чамадан тыш иркәләгән баланың да теле вакытында ачылмаска мөмкин.

Баланы теле ничә яшьтә ачылырга тиеш?

– Ике яшь тулганда бала сүзләрен өлкәннәр аңлый, чамалый алырлык дәрәҗәдә сөйләшергә тиеш.

Кыз балалар малайларга караганда тизрәк өлгерә, сөйләшүен дә иртәрәк сөйләшә башлый, диләр. Бу, дөрестән дә, шулаймы?

– Кызлар белән малайларның баш миләре төрлечә үсеш ала. Шуңа күрә аларның тел ачылган чорлары да аерыла. Кызларда вербаль интеллект (ишеткәнне анализлап, системага салып, кабатлап карау) көчлерәк үсеш алган. Шуңа күрә аларның теле дә иртәрәк ачыла. Малайлар исә алар белән чагыштырганда 2-3 айга соңрак сөйләшә башлый. Бу аерма биш айга да җитәргә мөмкин. Кызлар, гадәттә, 1,5 – 1,8 яшьтә сөйләшә башлый. Малайлар исә 2 – 2,5 яшькәчә дәшмичә йөрергә мөмкин. Бу – нормаль күренеш.

Атаана кайчан чаң суга башларга тиеш?

– Чаң сугарлык билгеләр баланың дөньяга аваз салган беренче көннәрендә үк күзәтелергә мөмкин. Яңа туган бала күкрәкне авырдан имсә, 9-10 айлык чорына үзенчә ниндидер авазлар чыгарып, «гү»ләмәсә, ата-анага борчылырга җирлек бар. Бер яшькә кадәр бала тавышларга битараф булса да, чаң сугарга кирәк. Мондый тайпылышлар күзәтелгән сабыйның киләчәктә сөйләме белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә сабыйның үсешен туган көненнән башлап ук  контрольдә тотарга кирәк. Даими рәвештә неврологка күренеп тору зарур. Бала үсә төшеп, теле һаман ачылмаса, кичекмәстән диагностика ясатырга кирәк. Иң элек баланы невролог, психиатр, сурдолог, күз табибына күрсәтеп, ультратавыш допплерографиясе (УЗДГ), эхоэнцефалография (ЭхоЭГ) тикшерүләрен ясату сорала.

Тел соң ачылу баланың киләчәгенә йогынты ясыймы?

– Баланың теле соң ачылу киләчәктә үзен сиздерәчәк, билгеле. Иң беренче авырлыклар, гадәттә, мәктәптә укыган чорда күзәтелә. Теле соң ачылган бала еш кына авырдан укый, яза. Вакытында чарасын күрмәсәң, андый бала, үсә төшкәч, үз фикерен аңлашырлык итеп, тулы, матур җөмләләр белән җиткерә алмаячак. Бу хилафлыклар исә аның һөнәр сайлавына, тормышта  үз урынын табуына да тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Балалар бакчасына йөри башлагач кына теле ачылган балалар да бар бит

– Кайбер бала, дөрестән дә, бакчага баргач кына сөйләшә башлый. Бу аңлашыла да. Биредә ул бөтенләй яңа мохиткә килеп эләгә, яңа хисләр кичерә, үзенә яңа дуслар таба, моңарчы үзенә җитеп бетмәгән җанлы аралашуга чума. Дөрес, болар бар да бала бакчага җайлы ияләшкән очракта гына күзәтелергә мөмкин. Бакчага ияләшү авырдан барса яки бөтенләй барып чыкмаса, баланың теле тагын да соңрак ачылырга мөмкин.

Баланың теле вакытында ачылсын өчен нишләргә?

  1. Өч яшькә кадәр баланың хәрәкәтләрен чикләмәскә кирәк. Бала җитез булырга тиеш. Саф һава суларга, балалар мәйданчыгына чыккач, бала каядыр менеп, үрмәләп карарга тели икән – каршы килмәгез. Егылып төшмәсен өчен аны саклап, янында басып, тоткалап торырга кирәк, билгеле. Әмма ул шушы физик хәрәкәтләрне үзе эшләп карап, үзе өйрәнергә тиеш. Баланың табигате шундый. Өч яшькә кадәр аның гомуми моторикасы (хәрәкәт) үсеш ала. Алга таба исә – кече моторика (тотып эшләп карау), иң соңыннан гына артикуляцион моторикасы (сөйләм) үсеш ала.
  2. Бала һәр нәрсәне тоеп, сизеп үсәргә тиеш. Бүген моның өчен кибетләрдә нинди генә әсбап, җайланмалар юк! Аларны үзлегеңнән дә ясап була. Бәләкәй капчык тегеп, эченә төрле зурлыктагы ярмалар тутыра аласыз. Бала аларның һәркайсын бармаклары белән тотып, капшап карасын. Бер кәгазь капка борчак, фасоль, тары ярмасы салып, коры бассейн да ясап була. Ашарга әзерләгәндә балагыз камыр бирергә кушамы? Бик яхшы, анысын да кызганмагыз. Вак моториканы үстерү өчен менә дигән чара ул! Бала авызына капса да куркыныч түгел. Сабыегыз он белән әвәләнеп алса да файдага гына булачак.
  3. Балага мөмкин кадәр күбрәк китап укырга тырышыгыз. Баланың теле дә вакытында ачылыр, берочтан сөйләм теле, хәтере дә яхшырыр. Дөрес, күп кенә ата-ана хәзер баласына китап укып азапланмый. Аудиокитап куя да вәссәлам! Аның исә балага бернинди файдасы юк. Китапны шәхсән үзең кычкырып укысаң гына баланың үсешенә уңай йогынты ясый аласың.
  4. Баланы бишек җыры җырлап йоклатуның да сөйләм теленә файдасы искиткеч зур.

 

Баланың сөйләм нормалары

Яше Күрсәткеч
Беренче этап:

1 3 ай

Бала «агу», «гу» кебек төрле тавышлар чыгара.
Икенче этап:

2 6 ай

Бала әйләнә-тирәдәге тавышларга охшатып, төрле авазлар чыгарырга тырыша. Сөйләмендә «м», «п», «б» хәрефләре дә шәйләнә.
Өченче этап:

12 айга кадәр

Бала «әттә», «әннә», «әббә», «баба» кебек беренче сүзләрен әйтә. Хис-тойгыларын «ооо», «оу» кебек иҗекләр ярдәмендә белдерә.
Дүртенче этап: 18 айга кадәр

 

Бала ким дигәндә 10 сүз әйтә ала; бер-ике гади сүзне бергә кушып әйтә, «юк» дия ала.
Бишенче этап:

24 айга кадәр

Бала 4-5 сүздә торган гади генә җөмләләр белән сөйләшә; бу чорда аның сүз байлыгы 50 сүздән тора.
Алтынчы этап: 36 айга кадәр Бала әйләнә-тирәдәге әйберләрнең исемнәрен атый ала; исем, җенес, яшь белән бәйле сорауларга җавап бирә. Бу чорда бала белән кыска гына әңгәмәләр дә корырга мөмкин.

 


Фикер өстәү