Газетага язылу

Кыярдан ничек мул уңыш алырга?

Бакчачының иң яраткан яшелчәләреннән берсе – кыярны мул уңышы белән сөендерсен өчен ничек дөрес тәрбияләргә? Һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдинова нечкәлекләре белән уртаклашты.

«Дөрес» түтәл

Кыяр кояш ярата, ләкин көчле җилгә түзә алмый. Ачык туфракта корылма, куаклыклар яки койма белән үтәли җилдән сакланган кояшлы урын кирәк. Теплицада да җилдән саклыйсы.

 

Мүлчә

Дымны, үсенте тамырларын артык эсседән яки суыктан, чүп үләннәрдән саклый. Ләкин 5–7 чын яфрак чыгаргач кына мүлчәлисе. Моның өчен иң элек түтәлне чүп үләннәрдән арындырып, яхшылап су сибәсе һәм үсентедән 3–5 см ара калдырып, төбенә 5–7 см калынлыкта мүлчә – корыган үлән (әмма орлыксыз), черегән пычкы чүбе яки черемә җәясе.

 

Су сибү

Суны бик нык яратуын, гомумән, кыярның 90 процентка судан торуын беләбез. Кояшта җылынган су куллану әйбәтрәк. Аеруча эссе көннәрдә кичен яфракларына лейкадан җиңелчә генә «яңгыр яудыру» файдалы. Яшь үсенте бер төпкә – 3–5 л, кыяр бирә башлагач, 8–10 л су таләп итә.

 

Ашлау

Аеруча кыярлары төшә башлагач, туфрактагы туклыклы матдәләрен бик тиз «ашап» бетерә. Беренче тапкыр июнь башында – үсенте инде әйбәт кенә ныгыган, әмма әле чәчәкләре берән-сәрән генә күренгән мәлдә ашлыйсы. Органик ашлама: тирес эремәсе (1:10) яки тавык тизәге эремәсе (1:15) әйбәт булыр. Яфрак-сабаклары өчен бик кирәкле азотка бай ул.

Чәчәк ата башлагач, фосфорлы-калийлы ашламага өстенлек бирәсе. Иң яхшысы – көл. Коры килеш тә (бер төпкә 1 стакан), төнәтмә рәвешендә дә (10 л суга 2 стакан көл) кулланырга мөмкин.

 

Кыяр бирә башлагач, монофосфат, сульфат, калий гуматы кебек калийлы ашлама таләп ителә. Болары кыярны сусылрак итә, кетердәп торганга әйләндерә. Ә инде иртәнге яки кичке якта яфракларына бор кислотасы эремәсе (10 л суга 2 г) бөркү күбрәк кыярлануга ярдәм итә.

10–14 көнгә бер тапкыр ашлыйсы.

 

Бәйләү һәм кисү

Үсентенең үсүен үзагымга җибәрсәң, бик тиз куера. Бу исә төрле чирләргә җирлек барлыкка китерә, уңышына кырын суга. Моны булдырмас өчен үсентене «чеметкәләргә» кирәк.

Ачык туфракта бишенче-алтынчы яфрактан соң төп сабакның очын чеметеп өзү ысулы кулланыла. Бу ян ботаклар чыгаруга һәм кыярлы чәчәкләр күпләп пәйда булуга китерә. Теплицада исә үсентене өскә бәйләп, бер сабак кына калдырып үстерү иң кулай ысул санала. Бу очракта түбәнге 3–5 яфрак «куен»ыннан чыккан барлык ян үрентеләр («үги» ботаклар) тулысынча кисеп ташлана, ә югарырак урнашканнарының очлары чеметеп өзелә. Болай эшләгәндә, үсентеләр арасы җилләнеп, һава кереп торачак һәм чирләргә юл ябылачак.

 

Корткычка каршы тору

Үрмәкүч талпаны, үлән бете, акканат ише корткычлардан котылу өчен сарымсак (10 л суга 200 г вакланган сарымсак) яки суган кабыгы (10 л җылы суга 2–3 уч) төнәтмәсен (бер тәүлек төнәтәсе), сөзеп, сибү бик нәтиҗәле булачак. Ә инде ончыл чык кебек чир билгеләре пәйда булса, берничә тамчы йод өстәп, эремчек суы (10 л суга 1 л) бөркүдән дә яхшысы юк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре