Сабыйны балалар бакчасына ничек ияләштерергә?

Балалар бакчасы нидән башлана? Күз яшьләреннән, билгеле. Беренче тапкыр бакча бусагасын атлап кергән һәр сабыйга хас бу. Якын кешеңне кочаклап, үкси-үкси елау, көйсезләнү, холыксызлану… Баксаң, сабыйны балалар бакчасына ияләштергәндә ата-ананы көткән «сюрприз»лар исемлеге моның белән генә тәмамланмый икән әле.

Балалар психологы Дарья Смирнова белән әнә шул хакта сөйләшәбез.

Балалар психологы Дарья Смирнова

– Елау, көйсезләнү – бакчага ияләшүче балага хас гадәти күренеш, – ди белгеч. –  Әти-әнисе алырга килгәч, күп бала ярсып-ярсып елый башлый. Тәрбиячесе: «Көн буе елап та карамады, рәхәтләнеп уйнады», – дип мактаган бала да көн азагында үзен еш кына шулай тота. Бу аңлашыла да. Бала көн дәвамында үзенә таныш булмаган чит-ят җирдә, таныш булмаган кешеләр янәшәсендә тора. Шуңа өстәп, әле аны берәр бала кыерсытып, аның җавап кайтара алмавы бар. Әнисе искә төшкән чакта еламас өчен, тешен кысып түзгән чаклары да булырга мөмкин. Якын кешеләрен күргәч исә, шушы тыелып килгән хис-тойгылар барысы да берьюлы тышка бәреп чыга. Моннан тыш бу чорда баланың йокысы бозылырга, аерым алганда, ул көндез йоклый алмыйча тилмерергә мөмкин. Яңа урында баланың йомышы турында әйтергә оялып йөрүе дә ихтимал. Шуңа күрә ата-анага кабат ыштан юешләүләргә дә әзер торырга кирәк. Әгәр бала йоклаганда саташа, «дерт» итеп сискәнә, төнлә астын юешләтә, бакчага барырга чыккан саен берәр җире авыртудан зарланырга тотына икән, ата-анага борчылырга җирлек бар.

Бу хәлләрне булдырмый калу мөмкинме?

– Мөмкин, билгеле. Балага иң элек балалар бакчасының нидән гыйбарәт булуын аңлатырга кирәк. Аңа: «Син анда баргач, рәхәтләнеп уйнаячаксың», – дип кенә әйтү аз. Бакчада ниндидер шөгыльгә өйрәнергә, вакытында ашарга, йокларга кирәклеген дә искәртергә онытмагыз. Иң мөһиме бала күпмедер вакыт әти-әнидән башка торырга туры киләчәген, эштән соң, һичшиксез, килеп аласыларын белсен. Боларны балага уен рәвешендә аңлатудан да яхшысы юк. Уенчыклардан балалар бакчасы оештырып, алда телгә алган барлык күренешләрне уйнап, баланың хәтерендә беркетергә кирәк. Шушы темага багышланган китап уку, мультфильмнар карау да нәтиҗәле булачак. Бала бакчага барыр алдыннан көндәлек режимын да үзгәртергә туры киләчәк. Соң ятып, соң йокыдан торган балага яңа шартларга ияләшү авыр булачак. Бакчага барыр алдыннан сабый мөстәкыйль рәвештә кашык тотып ашый, чүлмәккә утыра, үзе киенә белсә дә җиңелрәк булачак. Мөмкинлек булса, сабыегыз белән балалар бакчасына экскурсиягә барып кайтсагыз, йә булмаса, шул бина тирәли йөреп килсәгез дә файдага гына.

Бала бакчага тулысынча ияләшеп бетсен өчен күпме вакыт таләп ителә?

– Уртача бер ай. Әгәр бу процесс 1,5-2 айга ук сузылса, психолог ярдәме  таләп ителергә мөмкин.

Бакчага кыз балалар җиңелрәк ияләшәме, малайлармы?

– Аерма юк. Баланың бакчага җиңелдән ияләшү-ияләшмәве җенескә һич кенә дә бәйле түгел. Бер үк яшьтәге балалар төрле шартларга төрлечә ияләшә. Бу холык үзенчәлекләренә бәйле. Кайбер балалар кычкырып еларга, ашаудан баш тартырга мөмкин. Әмма ике-өч көн дә узмый, ул тынычлана, аппетиты, йокысы яхшыра, ул тәрбиячеләр һәм башка балалар белән теләп аралаша башлый. Бакчага килгән беренче көннәрдән үк үзләрен тыныч тотучы балалар да, беренче көннән алып чыгарылыш яшенә җиткәнче бакчаны өнәмәүче сабыйлар да очрый. Баланың бакчага җиңел ияләшү-ияләшмәве ата-ананың аны бу вакыйгага ни дәрәҗәдә әзерләвенә, аларның балалар бакчасына карата нинди мөнәсәбәттә булуларына дә бәйле.

Сабыйны бакчага ияләштергәндә ниләргә игътибар итәргә?

  1. Иң элек тынычланыгыз. Әти-әнинең борчылуы балага да күчә. Балалар бакчасына авыр ияләшүче балалар белән еш эшләргә туры килә. Аралаша торгач, моңа еш кына әниләренең гаепле икәнлеге ачыклана. Йә ул баланы үз теләге белән түгел – ире, әби-бабасы һ.б. кушканга гына бакчага биргән булып чыга. Йә үзе чамадан тыш хәвефләнүчән кеше булып, баланың һәр адымы өчен куркып, артык ут йотып тора. Бала исә бу хис-тойгыларның барысын да үзенә сеңдерә.
  2. Сабый балалар бакчасына баруга рухи яктан гына түгел, физик яктан да әзер булырга тиеш. Иң беренче чиратта аны бакча режимы белән яшәргә – вакытында йокларга ятып, вакытында уянырга өйрәтергә кирәк. Бала әнисеннән вакытлыча аерылырга да өйрәнсен. Аны ара-тирә әтисе, әби-бабасы белән генә калдырып китеп карагыз. Бусаганы атлап чыгар алдыннан сезнең китүегезне күрсәткән билгеле бер йола уйлап тапсагыз да яхшы булачак. Әйтик, балагызның учларын үбәсез дә: «Хуш, хуш, улым, мин киттем. Озакламый кайтам», – дисез. Аның белән гел шулай саубуллашсагыз, бала сезнең шушы гамәлдән соң һәрчак китүегезгә ияләшәчәк. Балага сезне искә төшереп торачак берәр әйбер (мәсәлән, чәч каптыргыч) калдырсагыз да яхшы.
  3. Беренче көннәрдә баланы бакчада көн буена калдырырга киңәш ителми. Моны акрынлап кына эшләргә кирәк. Баланы бакчада башта берничә сәгатькә, аннары төшкә кадәр, соңыннан гына көн буена калдырырга була.
  4. Сабыйны балалар бакчасына ияләштергәндә ике зур хатадан сакланырга кирәк. Беренчедән, баланы бакчага китергәч тә шыпырт кына күздән югалырга тырышмагыз. Болай эшләгәндә бала тагын да ныграк курка, ата-анасына ышанычы да бетә. Әти-әнисенең теләсә кайсы мизгелдә ташлап китәргә сәләтле икәнен аңлап алган бала итәккә чытырдап ябышачак. Бала белән озаклап саубуллашу да – зур хата. Күп кенә әниләр, гадәттә, үксеп елаган баласын кызганып, янында мөмкин кадәр озаграк юатып утырырга тырыша. Әмма бу гамәл баланы тагын да ныграк ярсытачак.
  5. Бакчага ияләшү чорының беренче атнасында батырлык өчен бүләкләү традициясен кертсәгез дә комачауламас. Ягъни һәр көнне бакчадан кайтканда балага: «Бүген бакчада көйсезләнмичә, тыныч, сабыр булганың өчен», – дип, кечкенә генә бүләк тапшырыгыз.
  6. Бу чорда баланы бакчага ул азрак береккән кеше илтсә, хәерле. Кечкенә чакта бала күбрәк әнисенә бәйләнгән була. Шуңа күрә бакчага илтү кебек җаваплы эшне әтисенә, йә булмаса, әби-бабайга йөкләү хәерле. Болай эшләгәндә, балага якын кешесе белән аерылышу җиңелрәк биреләчәк.
  7. Әнисе, баланың кулына йөрәк рәсеме ясап: «Мин сине яратам, балам. Мәхәббәтем гел синең белән», – дисә дә, баланың күңеле тыныч булыр.
  8. Бала никадәр каты еласа да, бирешмәгез. Күз яшьләреннән куркып кына бакчага илтмәү – зур хата. Сезнең йомшаклыктан файдаланып, бала көннән-көн ныграк көйсезләнеп, сезне җиңәргә тырышачак.
Илдар ЗИННӘТУЛЛИН

Илдар ЗИННӘТУЛЛИН, Республика балалар клиник хастаханәсе табибы, педиатр:

– Балалар бакчасына йөри башлагач, сабыйлар еш авырый. Бу – нормаль күренеш. Бакчага йөргән балалар борын, авыз куышлыгында, йоткылыкта яшеренеп яткан вирус, бактерияләре белән алмаша башлый. Яшь организмның яңа флорага каршы торырлык антитәнчекләре булмый. Шул рәвешле бала авырый. Авырып терелгәч, анда шушы вирус-бактерияләргә каршы торучы антитәнчекләр пәйда була, иммунитеты ныгый. Шуңа күрә, әйткәнемчә, бакчага йөри башлаган баланың еш авыруыннан куркырга кирәкми. Әмма искәрмәләр дә бар. Әгәр бала ай буе авырса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бакчага йөри башлаган баланың сәламәтлеге какшамасын дисәң, иң элек аның йокы режимын җайга салыгыз. Туклану да игътибардан читтә калмасын. Баланың көндәлек рационында аксымга бай ризыклар, яшелчә, җиләк-җимеш булырга тиеш. Чыныккан бала да авыруларга сирәк бирешә. Баланы һава торышына карап киендерү, бүлмәне җилләтеп, җыештырып  тору да файдага булачак. Көз – вируслар баш калкыткан чор. Быелгы көздә сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Пандемия чоры тәмамланды дисәләр дә, коронавирус беркая да китмәде. Ни кызганыч, ул балаларны да читләтеп үтми. Шуңа күрә бала белән кеше күп җыелган урыннарда йөрүдән тыелып торырга киңәш итәр идем. Балага кулларны, битләрне юып йөрү, пычрак кул белән күз-борыннарны тотмау кебек гап-гади генә гигиена кагыйдәләрен дә өйрәтү зарур. Гриппка каршы прививка ясату да комачауламас.

 

 


Фикер өстәү