Ник яратам сине, Татарстан?!

Суверенлык турында Декларация кабул иткән көннәрдән гел ераклаша барабыз. «Республика көне» дигән бәйрәмебез дә кайчак бераз төссезләнгән кебек тоела. Әмма иң әһәмиятлесе, ул – бар!

Бу көн Татарстанда гына түгел, ил тарихына кереп калды. Алай гына да түгел,  бәйрәм шаукымы чит илләрдә дә сизелә: Татарстаныбызга озын гомер, бәхетле тормыш теләп чит-ят җирләрдән дә күпме котлаулар килә. Димәк, безне беләләр, таныйлар, безнең белән исәпләшәләр.

Мин Мәүлетов урамындагы базарга, җиләк-җимеш белән сәүдә итүче үзбәк кардәшләр янына еш керәм. Бер уйлаганда, алар миңа беркем түгел. Кичә өрек җимеше алырга кергәч, Иркенҗан исемлесе: «Бәйрәм белән, Риман абый!» – дип куйды. Башта аптырап калдым.

«Нинди бәйрәм?» – дим. Иркенҗан миңа гаҗәпләнеп, бераз үпкәләп тә карады. «Соң, сезнең бәйрәм, Татарстан бәйрәме җитә бит», – диде. Аннан бераз уйланып торды да: «Ул безнең дә бәйрәм инде, без бит – карендәшләр, туганнар», – дип тә өстәде.

Япь-яшь үзбәк егетенең шулай сөйләве шактый уйландырды. Әле Иркенҗан Татарстан халкының бик кунакчыл булуы, үзбәкләрнең монда үзләрен үз өендә кебек хис итүләрен дә тезеп китте. «Сездә яшәве рәхәт», – диде. Читтән караганда яхшырак күренә бит ул, Иркенҗан арттырып сөйләмәс.

Мин Татарстанда барысы да ал да, гөл димим, хәл итәсе мәсьәләләр дә шактый. Шулай да, кайчак артыграк зарланып ташламыйбыз микән, дип уйлыйм. Мөгаен, шулайдыр. Кешенең бит табигате шундый: яхшы яшәгән саен тагын да яхшырак яшисе килә. Без кайчак, бер кәнфит бирсәләр, тагын берне сораучы сабый балага да әйләнеп куябыз кебек.

Мин – эш буенча илне аркылыга-буйга гизгән кеше. Кая барсам да, читтәге тормышны үзебезнеке белән чагыштыра идем, бу гадәтем әле дә бар. Нинди генә матур шәһәрләр, нинди генә затлы тормыш күрсәң дә, безгә җитми инде, дип куясың. Каян киләдер мондый хис – әйтә алмыйм.

Минем улым Булат институтта укыганда акча эшләргә Америкага барып кайткан иде. Кырык көн эчендә «тугызлы» жигулилык акча эшләгән иде ул. Әле кем булып диген? Көндез мебель ташучы бер фирмада эшләп, ә кичләрен ресторанда савыт-саба юып «череп» баеп кайтты бу.

– Ну, Америкада тормыш ничек, шунда каласың килмәдеме? – дим.

Әле 18 яше дә тулмаган улым: «Чит ил ул барып-күреп кайту өчен генә ярый», – дип куймасынмы? Ул хәзер дә чит җирләрдә эшләштергәли. Казанга кайткан саен: «Әти, авылга да кайтып килик әле!» – ди. Ни өчен икәнен тәгаен генә, матур гына итеп әйтеп бирә алмый. «Уйнап үскән урыннарны күрәсе килә», – дип кенә җавап бирә. Кешене үз нигезе тарту шушы инде ул. Төп нигез, төп йорт берәү генә була һәм иң изге санала. Татарстан да – безнең йортыбыз. Һәм без: «Бу йортның тәрәзәләре кыйшайган, ишеге ябылмый, түбәсе тузган», – дип зарланып утырасы урынга, үз йортыбызны үзебез матурлап тотарга тиештер.

Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, уртак йортыбыз ишелеп төшмәде. Алай гына да түгел, бу йортка кызыгып карыйлар, аны үрнәк итеп сөйлиләр.

Дөресен әйткәндә, мин Республика көнен милли бәйрәмебез дип кабул итәм һәм татарны беренче урынга куям. Әмма бу башка милләтләргә кимсетеп карау түгел. Татарстанда яшәүче һәр милләт иң әүвәле үз-үзен кайгыртырга тиеш  дип саныйм. Әмма үсү, көч-куәт алу башка милләтләр хисабына булмасын, «Татарстан» дигән йортта гомер итүче барлык халыклар бер-берсенә ярдәм итеп тату яшәсеннәр иде, дим. Чөнки гаугалы йортта бәрәкәт булмасын беләм.

Быелгы бәйрәм безнең өчен аеруча кадерле, аеруча истәлекле. ТАССР төзелүгә 100 ел тулу аңа аерым бер бизәк өсти. Һәр бәйрәмнең үз төсе була диләр. Безнең өчен ул якты бер төс булып гасырлардан-гасырларга балкысын иде.

Бәйрәм белән сезне, ватандашлар, өйдәшләр!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү