«Җитәкчеләрдән беркайчан да бернәрсә дә сорамады». Разил Вәлиев дусты һәм көрәштәше турында истәлекләрен барлый

Беркөнне Фәндәс ага Сафиуллин турында истәлекләр уртаклашып утырырга дип, аның дусты, фикердәше, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев янына киттем. Чөнки Фәндәс аганы аннан да әйбәтрәк белүче юктыр. Моны кистереп әйтә алам. Алар гомерләренең утыз бер елын янәшә атладылар, кайгы-шатлыклары, сөенеч-көенечләре дә уртак булды. Фәндәс ага белән якыннан үзем дә Разил туганның парламенттагы эш бүлмәсендә таныштым. Гел аралашып яшәдек дип әйтә алмыйм, чөнки ул минем өчен буй җитмәслек олпат шәхес кебек тоелды. Шулай да еш хәбәрләшә идек.

Разил туган янына кергәч тә (Разил миңа гына түгел, күңеленә якын булган һәр татарга «туган» дип дәшә), Фәндәс ага белән бер сөйләшүебезне искә төшердем. Ул чакта мөхтәрәм шәхесебез сәясәтнең рәсми сәхнәсеннән ераклашкан иде инде. «Фәндәс абый, хәлләр ничек?» – дип сорагач: «Сәяси бомжның хәлләре ничек булсын инде…» – дигән иде. Аның «бомжлыгы» турында әңгәмәдәшемнән бер-бер сүз ишетәсе килде. Разил туган миңа җавап итеп үзе бер вакыйганы искә төшерде. Быелның 17 августында Фәндәс аганы туган көне – 85 яшьлек юбилее белән котламакчы булып телефоннан шалтыраткан ул. «Фәндәс ага, иртүк борчыйсым килмәде. Аннан соң, төшкә хәтле миннән башка да котлаучы җитәкчеләр өзелмәс дип, бераз соңрак шалтыратырга уйладым», – дип гафу үтенгәндәй иткән. Ә Фәндәс ага: «Беләсеңме, Разил, мине әле берәү дә котламады бит», – дигән. Моңа шаккаттым, бөтен татар белгән, милләт өчен җанын ярып бирергә әзер булган Фәндәс Сафиуллин бит ул! Хәер, ул милләт өчен гомерен бирде дә инде. Уңайсыз тынлык урнашты. Иң әүвәл Разил туган сүз башлады:

– Үпкәләп, рәнҗеп китте бугай ул, әмма моны кешегә сиздермәскә тырышты, – диде. Мин сүзне икенчегә бордым:

Иш ишен табар, ди, сез Фәндәс абый белән ничек таныштыгыз әле?

– Беренче мәртәбә аның белән парламент бинасында очраштык. Туксанынчы ел бу, Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында Декларация проекты әзерли идек. Бу эшне башкару өчен махсус комиссия дә төзелде.

Комиссиягә Фәндәс аганы да керткәннәр иде. Декларация текстын язганда кызу бәхәсләр барды. Без дә депутат Дамир Сираҗиев белән үзебезнең вариантны эшләдек, трибунага чыгып, ярсый-ярсый шуны якладык. Хисләнеп, дулкынланып сөйләүчеләр бездән башка да шактый ишле, ә менә төпле, дәлилле итеп, акыллы чыгыш ясаучылар бик аз. Шуларның берсе – Фәндәс Сафиуллин. Аны, кем икән соң бу, каян килгән кеше икән дип аптырап һәм хәйран калып тыңладым. Сәяси фикердәшем генә түгел, бу өлкәдә үземә остаз булырлык шәхес табылуына шатландым. Шуннан соң инде аның белән сөйләшмәгән, киңәшмәгән көннәрем бик аз булды. Шунысы кызык: бер уйлаганда һаман бер үк тема: милләтебез һәм телебез, республикабыз язмышы, парламентта ясалган чыгышлар турында сөйләшү туйдырырга да тиеш иде кебек, әмма Фәндәс ага яңадан-яңа фикерләр әйткәнгә, аны көннәр буе тыңларга әзер идем.

Ул Россия Думасында эшли башлагач, аралар бераз ерагаймадымы?

– «Эшли башлагач» дип бик дөрес әйттең. Россия парламентында урын җылытып утырмады ул, ә эшләде. Без Фәндәс ага белән тагын да ныграк якынайдык та әле. Ни өчен дип сора!

Ни өчен?

– Чөнки төбәкләр язмышы, ягъни безнең язмыш нигездә Мәскәүдә хәл ителә. Фәндәс ага Думага нинди закон проекты керәчәген, нинди карар әзерләнүен белешеп безгә хәбәр итә иде дә, бергәләшеп, алдан ук хәстәренә керешә идек. Ягъни безгә, милләткә зыян китерәчәк законнарны Думага кертмәү йә кабул иттермәү өчен төрле юллар эзли идек. Чөнки төбәк парламентына әзер закон килеп төшсә, инде аны берни дә эшләтә алмыйсың.

Мәсәлән, бервакыт Думада «Рус халкы турында» закон проекты әзерләнүен хәбәр итте Фәндәс ага. Ул проект закон көченә керсә, рус халкына гаҗәп зур хокуклар биреләчәк, ә башка милләтләр бүгенге кебек икенче, өченче генә түгел, ә уникенче, унөченче сортлыга әйләнәчәк иде. Шуннан нишләдек? «Рус халкы турында»гы Законга охшатып, «Татар халкы турында» закон проекты эшли башладык һәм бу хакта милли республикаларның парламентларына хәбәр иттек. Алар безнең бу инициативабызны рухланып кабул итте. Ә Фәндәс ага башка республикаларның да үз халыклары турында закон проектлары әзерләве турында депутатларга хәбәр таратты. «Татар халкы турында»гы закон проектын рәсми рәвештә Дәүләт Думасына тапшырды. Андагы тәртип буенча, бер үк мәсьәләгә кагылышлы закон проектлары берьюлы бер утырышта каралырга тиеш. Шуңа күрә Дума җитәкчелеге рус һәм татар халкы турындагы ике закон проектын бергә тикшерү килешеп бетмәс дип санаган, ахрысы, алар турында башка сүз чыкмады.

Әмма милли сәясәттә четерекле мәсьәләләрне һаман кузгата тордылар. Мин милли мәгариф язмышын күз алдында тотам.

– Фәндәс ага депутат чагында без аларны үзебезнең файдага, милли республикалар файдасына хәл итәргә тырыштык. Мәсәлән, берзаман Россия мәктәпләрендә бөтен фәннәрнең фәкать рус телендә укытылырга тиешлеге турында концепция эшләнә башлады. Бу хакта да безгә иң беренче булып Фәндәс ага хәбәр итте. Шуннан соң аның ярдәме белән үзебезнең парламентта карар кабул итеп, Думага протест юлладык һәм концепция закон көченә керә алмады.

Әмма фәннәрне русча укыту бүген гамәлдә бит.

– Анысы шулай, әмма фәннәрне ана телендә укытуны тыю турында закон юк бит. Күп нәрсәгә үзебез дә гаепле. Милли мәгариф турында сүз чыкса, мәктәпләрдә татар телен, рус телен укыту сәгатьләре хакында бәхәсләшә башлыйбыз. Без үзара тарткалашып, аңгыраеп йөргән арада федераль закон кабул итеп, мәгариф стандартларыннан милли компонентларны алып ташладылар, бердәм дәүләт имтиханын да рус телендә тапшырырга мәҗбүр иттеләр. Һәм шуннан соң ата-аналар фикере бөтенләй икенче якка үзгәрде, имтиханны русча бирәсе булгач, нигә татарча укытып баланың башын катырыйк соң, диделәр.

Фәндәс абый җитми.

– Санап утырдым әле, ул Думада йөздән артык чыгыш ясаган икән, бүгенге депутатларны нигәдер бик үк күргән юк.

Разил туган, оппозиционерларның төрлесе була: үзләрен күрсәтү өчен кыю булып кыланганнары, шулай тиештер дип сөйләгәннәре, кемгәдер ярарга тырышып спектакль уйнаганнары, аннан соң, урысча әйтсәк, «оппозиция ради оппозиции» дигән сүз дә бар бит әле. Фәндәс абый кайсына кергән икән?

– Мин аны берсенә дә кертмим. Ул бары тик гаделлек эзләүче, дөрес уйлаучы һәм дөресен сөйләүче иде. Шуның өстенә гаять мәгълүматлы кеше. Төрле дәүләтләрнең законнарын да, халыкара хокукларны да яхшы белүче. Уйный, алдый белмәде, кайчак сабый бала кебек тә булып китә иде. Ә чыгышларын тыңласаң, нинди акыллы, мәгълүматлы, олпат кеше икәнлеген аңлыйсың. Утыз дүрт ел хәрби хезмәттә булып, полковник дәрәҗәсенә җиткән, утыз дүрт ел Татарстаннан читтә яшәсә дә, башка милләтләр арасында эреп югалмаган, татарлыгын, туган телен камил итеп саклап кала алган шәхес иде ул.

Хәрби хезмәт, димәктән, армиягә яңа алынган Татарстан егетләрен Чечня сугышына җибәрмәс өчен җан атып йөргән кеше дә Фәндәс абый иде.

– Дәүләт Советы утырышында бу турыда иң беренче булып ул чыгыш ясады. Башта аңа хәтле булган бер вакыйганы искә төшерик әле. 1992 елда Конституция кабул иткәндә Фәндәс ага өстәмә маддә тәкъдим итте. Эчтәлеге болай: халыклар, илләр арасында килеп чыккан каршылыкларны, дәгъваларны сугыш юлы белән хәл итмәскә! Аңа каршы чыгучылар да шактый иде. Мондый маддә безнең Конституциядә түгел, Россия Конституциясендә булырга тиеш, дип шауладылар. Ә Фәндәс ага: «Без үз республикабыз, үз егетләребезнең язмышы өчен үзебез җавап бирергә тиеш», – дип сөйләп депутатларны ышандыра алды. Һәм армиягә яңа алынган егетләребезне сугышка җибәрү туктатылды.

Күпме егетләрне үлемнән саклап калды Фәндәс ага. Россия белән Чечня мөнәсәбәтләрен бер өстәл янына утырып тыныч юл белән хәл итү турында хыялланды. Бу фикерне Беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәймиев тә хуплаган иде, Россия җитәкчелегенә ул чактагы Чечня Президенты Җәүһәр Дудаев белән сөйләшеп, мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим ясады. Әмма Ельцин Дудаев белән бер өстәл янына утырудан баш тартты. Калганын үзең беләсең инде. Сугышны җене сөймәде Фәндәс аганың. «Сугышта җиңүче була алмый», – дип еш кабатлый иде. Хәрби кеше буларак, Чечня хәлләрен безгә караганда яхшырак белә иде.

Ни өчен үзе армия хезмәтен сайлады икән?

– «Армия хезмәтенә ялгыш кереп киттем, бер кереп киткәч чыга алмадым», – дип әйткәне булды. Фәндәс ага бит ятимлектә үскән, ашарга-эчәргә җитми, киенергә юньле кием дә юк. Шуңа күрә, хәрби булсам, ашатырлар, киендерерләр, дип уйлагандыр. Әмма ул армиядә дә өстәмә гуманитар югары белем алган, «бишле» билгеләренә генә Белоруссия университетының философия факультетын тәмамлаган. Шунысы бар: ул елларда хәрби кешегә гуманитар югары уку йортында белем алу рөхсәт ителми иде. Фәндәс ага Оборона министрлыгы белән өч ел буе хат алыша һәм аның гозерен гел кире кагып киләләр. Көннәрдән бер көнне ул хезмәт иткән часть командирына СССР Кораллы Көчләре Генераль штабы начальнигы, маршал Сергей Ахромеев имзалаган хат килеп төшә. Анда кыска гына итеп «Не мешайте, пусть учится» дип язылган була.

Туфан ага Миңнуллин бер мәртәбә: «Бездә депутатлар бик күп, әмма алар арасында бердәнбер профессиональ сәясәтче – Фәндәс, калганнары – үзешчәннәр», – дигән иде.

Бик гыйлемле кеше иде шул Фәндәс ага. Ул яхшы оратор булу өстенә кешене тыңлый да белә иде.

Ул артык тыйнак кеше булып хәтеремдә калган.

– Фәндәс ага үзе өчен җитәкчеләрдән беркайчан да бернәрсә дә сорамады. Ышанасыңмы, юкмы, ул депутат булгач та гаиләсе белән шактый вакыт хәрбиләр шәһәрчегендә казармада яшәде. Мин аңа: «Нигә фатир сорамыйсың?» – дигән идем. «И-и, Разил, әгәр: «Вәт Фәндәс депутат булып алды да фатир сорый башлады», – дип сөйли башласалар, оятын кая куярсың?!» – дип җавап бирде. Дөрес, соңрак фатир бирделәр аңа, казармаларны сүтә башлагач.

– «Тузган торак программасы» буенча алган булып чыга инде.

Икебез дә моңсу гына елмаеп куябыз. «Сәяси бомж»га әйләнгәч, Фәндәс ага шәһәр читендәге җәйге бакча йортында яши башлады. Әллә күңеле тынычлык эзләгәнме, белмим. Разил туган әйтүенчә, гозер белән, бер-бер киңәш сорап аның дачасына еш килгәннәр, ул халыкка үзенең кирәклеген тоеп яшәгән. Монысы – әйбәт. Әмма аңа игътибар һәм ихтирам барыбер аз булды кебек.

– Соңгы мәртәбә без Фәндәс ага белән 24 сентябрь көнне Милләт җыенында очраштык, – диде Разил. – Кәефе шәптән түгел иде. Алдагы көнне температурасы күтәрелгән булган. Якташы Марсель Галиев, мин өчәүләп озаклап сөйләшеп утырдык. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, киләчәккә планнары белән кызыксындым. Ул: «Сиксән биш яшьтә нинди планнар инде ул, Разил?» – диде дә компьютерында әллә ничә китаплык кулъязмалары, чыгышлары, мәкаләләре барлыгын, аларны нишләтергә белмәвен, пенсия акчасы хисабына китап бастыра алмавын әйтте. «Җыя, туплый тор, бергәләп аларын да чыгарырбыз», – дидем.

Син аның бер китабын чыгарган идең бит инде.

– Әйе. Дәүләт акчасына түгел, иганәчеләр һәм «Җыен» фонды ярдәме белән. Китапны кулына тоттыргач, сабый бала кебек шатланган иде.

Калган кулъязмалары да китап булып чыгармы?

– Хәзергә алар барысы да Фәндәс аганың компьютерында. Өлкән улы Рөстәм белән киңәшергә кирәк булыр… Чыгарырбыз, дип уйлыйм.

Милләт җыенында Фәндәс ага иң арткы рәтләрнең берсендә утырды. Аның кебек шәхесләр олы җыеннарда иң түрдә утырырга тиеш югыйсә.

Менә шул, милләт җыеныннан соң сөйләшеп утырганда, Фәндәс ага миңа: «Разил энем, мин инде киләчәккә планнар кору, үз язмышым турында уйлау яшендә түгел. Инде яшәсен яшәдем, кулдан килгәнне эшләдем, күрәсең, китәр вакыт җиткәндер. Язмышыма үкенмим, мин китәрмен, ә менә милләт нишләр? Туган тел, милли мәгариф, мәктәпләребез нишләр? Минем иң олы хыялым – Милли университет булырмы? Мин китәм, әмма милләт китәргә тиеш түгел. Мине шулар борчый», – диде.

Разил Вәлиев Фәндәс ага белән бүтән күрешә алмый. 30 сентябрьдә Фәндәс абыйны Республика клиник хастаханәсенә салалар. Разил телефон аша хәлен белешеп тора. Берсендә Фәндәс абый: «Хәл бик әйбәт түгел, ун кешелек палатада авыруларның ыңгырашкан тавышына йоклап та булмый. Алар да бик кызганыч инде, тизрәк савыгып чыксыннар иде», – ди. Шунда да башкалар турында кайгырта ул. Ә хәле һаман начарлана барып, аны реанимациягә салалар һәм ул палата, Фәндәс абый өчен, Тукай әйтмешли, «соңгы станса» була.

Разил Вәлиев аны соңгы юлга да озатты. Җирләп кайткач та шактый вакыт аңына килә алмый йөрде. Шуңа күрә Фәндәс ага вафатыннан соң шактый вакыт узгач кына очраша алдык.

Бу язманы газетага бирер алдыннан Разил туганга тагын шалтыратып алдым. «Һаман Фәндәс ага белән саташып йөрим әле, һич тә күңелемнән чыкмый», – диде. Телефоннан бергә төшкән фотоларын җибәрде. Без дә онытмасак иде олы шәхесебезне.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү