Исән булса, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхигә 30 майда 60 яшь тулган булыр иде. Ләкин нәкъ өч ел элек ул арабыздан китеп барды. Быел пандемия сәбәпле, концертлар оештырылмый, шуңа күрә без җырчының кызлары белән элемтәгә кереп, хатирәләрне яңарттык.
— Әниегез белән бәйле бер матур мизгелне искә төшерик әле.
Алия:
— Әни дөньяны ярата торган кеше иде. Белгән кешесен, белмәгәнен, бергә эшләгән артистларны, туганнарын, табигатьне, гомумән, тормышны ярата иде. Чаллыда яшәгәндә безнең бакчабыз бар иде. Ул Чулман елгасы буенда, урман арасында урнашкан иде. Шул урманда яз килгән саен умырзаялар калкып чыга. Әни умырзаяны бик ярата. Мин шуны белә торып, бакчага килү белән, иң беренче урманга йөгерә идем. Әнигә бүләккә умырзая гөлләмәсе җыям да, кире йөгерәм. Әни аларны кабул иткәндә сөенә дә, көенә дә. “И, кызым, өзмә инде бу чәчәкләрне, бигрәк жәл бит… Әйе, мин аларны яратам. Синең мине яратканыңны мин болай да беләм, кызым”, — дип әйтә иде. Ә мин барыбер, яз килгән саен шул чәчәкләрне аз булса да, җыеп алып кайта идем.
Әнигә концертларда тамашачылар чәчәкләрне бик күп бүләк итәләр иде. Концерттан соң ничәмә сәгать юлда кайту гөлләмәләргә тәэсир итми калмый, билгеле. Әни аларны бик кадерли, кайту белән беренче эш итеп чәчәкләрне ваннага, салкын суга салып куя, иртән матур итеп вазаларга урнаштыра иде. Ул һәр нәрсәнең кадерен белде. Мине дә булган әйберне кадерләргә өйрәтте. Без әни тәрбиясе аша вак нәрсәләргә дә сөенергә өйрәндек.
Алсу:
— Истәлекләр бик күп. Иң истә калганы, соңгысы – аның белән бергә үткәргән көннәр булгандыр. Без әле Уфада яши идек, ирем укуларга китте һәм без әни белән ике атна бергә яшәдек. Июнь ае иде бу. Иртән чөкердәшеп кәһвә эчү, бергәләп кибетләрдә йөрү, кинога бару дисеңме, үзебезгә чын хатын-кыз шатлыклары оештырган идек. Ул көннәрне мәңге онытасым юк. Арып кайтабыз, мин диванга йокларга ятам. Әни килеп өстемә яба, яныма утыра да, башымнан сыйпый. Ә мин йоклаганга сабышып ятам. Күземне ачсам, әни торып китәр төсле…
— Нинди киңәшләр бирә иде?
Алия:
— Әни — бик мәрхәмәтле кеше. Ул безне дә шуңа өйрәтте. Аның тормышы җиңел булмады, ләкин беркайчан да горурлыгын югалтмады. Безне дә горур булырга, мескенләнмәскә, ялынмаска өйрәтте. Син — Хәния Фәрхи кызы, үзеңнең дәрәҗәңне югалтма, дия иде. Мин – әни кызы, шуңа кайда гына булсам да, мәктәптәме, институттамы, дуслар арасындамы – үземнең дәрәҗәмне төшермәскә тырыштым. Әти-әни йөзенә кызыллык китермәскә, аларны борчымаска омтылдым.
Әни гаиләдә бөтен туганнарны җыеп тота белде. Ул шулкадәр туган җанлы кеше… Аннан соң мин балаларны аның кадәр яраткан башка кешене белмим. Әни Алсу белән безне беркайчан да ачуланмады. Беркайчан да тәнкыйтьләмәде. Әни безне булганыбыз өчен ярата белде. Аңа безнең билгеләр, уңышлар түгел, сау-сәламәт, бәхетле булуыбыз мөһимрәк иде. Ул бөтен туганнарына шундый мөнәсәбәттә булды. Беркайчан да беркемнең дә кимчелегенә төртеп күрсәтмәде, беркайчан да гайбәт сөйләмәде, шулай да, кирәк вакытта кешене урынына да утырта белде. Ул кешеләрне ничек бар, шулай яратты. Кешене үзгәртергә тырышу – аның максаты булмады. Олы йөрәкле иде, бөтен җирдә, гомумән…
Әни шәхси гаилә тормышына кысылмый иде. Беркайчан да. Туй көнендә: “Кызым, ярыңны үзең сайладың, бер-бер хәл булса, елап өйгә кайтасы булма”, — дип әйтте. Беркайчан да гаиләбезгә кысылып йөргәне булмады. Әкрен генә, кызым хәлләрең ничек, бар да әйбәтме гаиләңдә, дип сорый иде дә, җавабымның ихласлыгын күргәч, тынычлана иде. Иремне, кодагыйларын бик ярата иде. Аларны үзенең якын туганнары кебек кабул итте. Алсуның ирен, аларның гаиләсен дә нәкъ шулай яратты.
Алсу:
— Әни нык һәм сабыр булырга әйтә иде. Иреңне тыңла, ул — баш, аңа юл куй, дия иде. Өең чиста булсын, иреңне тәмле ашлар белән каршы ал, дип өйрәтте. Минем өйдә иркен киемнән яки пижамадан йөри торган гадәт бар. Әнигә бу ошамый, өйдә матур йөрергә кирәк, иреңә матур күрен, дип әйтә иде.
— Сезгә дә бит әниегезнең сәләте күчкән. Халык мәсәлән, Алия нишләп сәхнәдә чыгыш ясамый, дип сорый. Гомерегезне сәхнә белән бәйли алыр идегезме?
Алия:
— Фәрхи балалары бит инде без! Әнинең әтисе Фәрхелислам бик талантлы булган. Аның сәләте нәселебезгә күчкән. Бездә барысы да җырларга ярата, барысы да бик талантлы. Картый (Хәния Фәрхинең әнисе – ред.) да, аның оныклары да – бөтенесе дә талантлы. Мактану түгел, бу – чыннан да шулай. Кемдер бии, кемдер җырлый, кемдер шигырь сөйли. Күрәсең, иҗади сәләт безнең каныбыздадыр. Ләкин мин үземне зур җырчы була алыр идем дип уйламыйм. Олы, талантлы җырчылар күп булмый. Һәм алар күп булырга тиеш тә түгелдер дип уйлыйм. Әни кебек беркайчан да була алмаячагымны бик яхшы аңлыйм. Дөрес, җырларга яратам, ләкин үзем, гаиләм өчен, сәхнәдә түгел. Менә әнием җырчы иде. Ул җырчы булып калырга тиеш…
Алсу:
— Музыка мәктәбендә бик яхшы билгеләренә генә укысам да, сәхнәнең минем урын түгеллеген аңладым. Мин кешеләрне матурларга, бизәндерергә яратам. Шуңа күрә Казанда матурлык студиясен оештырдым. Без хатын-кызны матурлыйбыз һәм матур булырга өйрәтәбез дә.
— Хәния Фәрхи җырларын башка җырчылар да җырлый, “Бәйрәм” ансамбле яңадан тупланып, Иркә белән чыгыш ясый башлады. Моңа ничек карыйсыз?
— Әнинең популяр җырлары барыбер тарихка Хәния Фәрхи җырлары булып кереп калды. Җырчыларның әнинең җырларын яңадан башкаруы исә аларга яңа сулыш, яңа тормыш бирә. Димәк, ул җырлар онытылмаячак. Бу – яхшы күренеш, дип уйлыйм. “Бәйрәм” ансамбленә килгәндә, егетләрнең таркалмыйча, ансамбльне дәвам итеп эшләүләренә мин шат кына.
Алсу:
— Һәркемнең үз тормышы, үз карашы. “Бәйрәм”нең дә үз юлы. Бу инде безгә кагылмый.
— Исән булса, Хәния апа 60 яшен ничек билгеләп үтәр иде икән?..
Алия:
— Әни 60 яшьлеген дә сәхнәдә билгеләп үткән булыр иде дип уйлыйм. Яраткан артистлары белән тамашачысына концерт куйган булыр иде ул. Соңыннан җыелышып туганнар, дуслар белән авылга кайткан булыр идек. Әни авылда туган көнен үткәрергә ярата иде. Нинди бүләк ясар идемме? Аңа кирәкле берәр әйбер алыр идем. Бәлки яңа телефон булыр иде ул, бәлки сәхнәгә чыкканда кияргә зәркан эшләнмә. Аннары балаларым белән җыелышып берәр матур клип төшерер идем. Мин шундый истәлеккә кала торган бүләкләр ясарга яратам. Әни чәчәкләр ярата иде. Умырзаялар дидем һәм ап-ак розалар. Һәр бәйрәмдә аңа әти ак розалар бүләк итә иде. Без зиратка барганда да ак розалар алабыз…
Алсу:
— Әнинең 50, 55 яшьлек юбилейларын бик матур концертлар белән билгеләп үткән идек. Аннары бөтенебез җыелышып авылга кайта идек. Авыл – әнинең көч туплый торган урыны ул. 60 яшен дә шулай оештырыр идек кебек… Мин аңа чын күңелдән истәлекле бүләк ясар идем…
— Әниегезнең чынга ашмаган теләге калдымы?
Алия, Алсу:
— Ул кечкенәдән артист булырга хыялланган. Әнинең балачагы муллыкта үтмәгән. Шуңа күрә: “Йокларга ятканда Аллаһы Тәгаләдән үскәч, иң матур киемнәр миндә булсын иде, сәхнәгә чыгып иң матур җырлый торган җырчы булсам иде, дип сорый идем”, дип, мавыктыргыч итеп сөйли иде. Аллага шөкер, аның бу хыялы чынга ашты. Соңгы вакытта исә җырлаудан туктап, оныкларымны алып чит илләрдә йөрисем, дөнья күрәсем килә дип әйтә иде. Бу – аның зур хыялы иде, чынга ашмый калды…
Хәния Фәрхинең ихласлыгы – кызларында, сизгәнсездер шәт. Алсуның әле сабыена бер яшь тә тулмаган, аны көйли-көйли безгә җавап бирергә вакыт тапты. Җырчының уңыш сере дә, мөгаен, шунда булгандыр. Уйлаганын яшерми, сәхнәдә дә нәкъ тормыштагыча ихлас булган ул. Газетаның алдагы саннарында туганнары, авыл хәлләре, әнисе турында да сөйләрбез. Искә алуыбыз исә дога булып барсын, рухын шат кылсын иде.
Сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Кояшым булган ул»
Уйлаганын яшерми, сәхнәдә дә нәкъ тормыштагыча ихлас булган ул. Апасын «кояшым» дип йөрткән Фирүзә Ибәтуллина әнә шулай ди:
– Кояшым башта төшләремә кермичә аптыратты. Хәзер сирәк булса да, керә, Аллага шөкер. Гает таңында күрдем. Матур итеп киенгән, ап-ак яулык бәйләгән дә икенче каттан төшеп килә. Бәйрәмгә әзерләнеп йөри, дип уйлыйм икән. Инәйгә сабырлыклар бирсен инде бу көннәрдә. Әле менә март аенда 90 яшен тутырды. Соңгы көннәрдә авырыбрак тора. Бик күңелсезләнсә, авылыбызга, Үрге Сәләйгә алып барам. Ул бик матур җирдә урнашкан безнең. Бакча башында гына инеш, тирә-ягы урман. Зиратта – әтинең, ике улының кабере. Атнага бер мәртәбә, күңеле тынычлансын дип, үзенең йортында төн кундырам. Чөнки монда никадәр генә унайлыклар тудырылса да, олы кешенең гомер иткән нигезенә кайтасы килә. Инәй миндә икенче кышын чыкты. Хәния апаны озатканнан соң, бер ел үзе генә яшәп карады, анда да әле абыйның балалары төнгә кунарга аның янына киләләр иде. Икенче кышны үземә алып кайттым. Янында кызларым бөтерелә, шуңа азрак күңеле ачыла.
Кояшым… Бөтенебезне ятим итеп китте дә барды. Аллага шөкер, халык онытмый. Ике елга бер мәртәбә Хәния Фәрхи исемендәге фестиваль үткәрергә ниятләгән идек. Быел онлайн үткәрдек. Анда профессионаллар да катнаша ала, һәвәскәр җырчылар да. Пандемия сәбәпле кыенлыклар туса да, катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Географиясе дә киңәйде. Татарстан, Башкортстан, Пермь өлкәсе, Оренбург җырчылары катнашты.
Апам белән безнең яшь арасы – нәкъ 10 ел. Майда аңа 60 тулган булыр иде, июньдә миңа 50 тула. Сагынып кайта иде безне, бервакытта да күчтәнәчсез бусаганы атламады. Элек без аның белән бер үлчәмдәге киемнәр кия идек. Ул матур күлмәкләрен, аз гына киелгән туннарын калдыра иде. Баштанаяк киендерде инде ул мине… Аннары мин, бәби тапкач, шактый гына тазардым, аңа: «Апа, хәзер инде миңа синең аяк киеме белән сумкаларың гына бара», – дип әйтә идем. Берзаман юл уңаеннан безгә кагылды, күчтәнәче юк икән. Шуңа и борчылды. Инде китәм дигәндә, машина тәрәзәсен ачты да аяк киемен ыргытты. «Тот, бу сиңа туры килергә тиеш», – ди, үзе рәхәтләнеп көлә. Без икебез аерылмас игезәкләр кебек идек инде.
Авылдагы төп йортны тәртиптә тотабыз. Хәния апаның туган көненә дип быел да матур итеп җыештырып куйдык. Шунда кайта иде бит ул, анда ял итә иде. Хәзер инде Хәниябез дә юк, авыл да бетте… Хәния апабызны җирләгәч, бер атна урын тапмыйча бәргәләнеп йөргәч, ирем: «Болай булмый, әйдә Казанга барыйк. Каберен күрсәң, бәлки, азрак тынычланырсың», – диде. Машинага ике кызыбызны да утырттык та киттек Казанга. Шуннан мине туры диңгезгә алып киттеләр. Анда да Хәнияне эзлим икән. Иге-чиге булмаган диңгез һәм күктә кояш. Кояшым булгансың икән син, дидем шул чакта. Шуннан бирле мин аны кояшым дип йөртәм. Шул чаклы тормышны, халыкны яраткан кешегә кояш дими, нәрсә дисең инде…
Туганы Галия Ибәтуллина: «Хәния апа кебек кеше башка юк, булмаячак та»
– Үземне белә башлаганнан бирле ул миңа үрнәк булды. Гел аңа охшарга тырыша идем. Ул үзе дә: «Кызым, бигрәкләр дә миңа охшагансың, иягеңдәге чокырга кадәр минеке», – дип әйтә иде. Ул гел безнең янда булырга тырышты. Аз гына ялы була икән, безгә кайта иде. Без зур инәйне картый дибез, ул авырса, аның янына кайта, бу якларда гастрольдә йөрсә, чәй эчәргә булса да кереп чыга иде. Без – картый, мин, Хәния апа – бергә йоклый идек. Шул чакта мин әнигә дә сөйләмәгән серләрне аңа чишәм. Ул тыңлый һәм киңәшләрен бирә. Җәй булса, иртән җиләк җыярга чыгып китәбез. Бик оста иде бит ул. Бармаклары тиеп кенә китә, иң эре җиләкләр бидрәсендә була иде. Өч ел үтте, мин әле дә аның киткәненә ышана алмыйм. Күз алдымда вафат булса да, табиблар, ул вафат дип расласалар да, кабул итеп булмый. Бөтен нәрсәне дә булдырган Хәния апа бит ул. Төшләремдә мин аның кайтуын күрәм. Беләм инде, Хәния апа кебек кеше башка юк, булмаячак та.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Бигракта яхшы ангама. Мина бик ошады. Рахмат. ????????
Эййй Хания кяй сагынабыз.Яратабыз, .
Хэния ул татар жырынын кояшы иде.
Урыны жэннэттэ булсын дияргэ генэ кала.
Аны сагынып йорэк сыза хаман котэ юклыгына ышанасы килми.
Хания Фархи безнен халыкнын сандугачы иде. Бик ярата идек . Хар вакыт жырларын тынлыйбыз. Рахмат сина кояшыбыз безнен. Безда кояш диярбез, чонки хар чак кояш кебек балкып чыгар иде тамашачы каршына. Хазер телагебез. Урыны ожмах туренда булсын.