Айдаров урамында кайнар су «фонтаны» 9 катка кадәр менеп җиткән (ВИДЕО)

Бүген социаль челтәрләрдә кайнар су аттыручы фонтанны төшергән видео пәйда булды. Казанның Айдаров урамы 7нче йортында булган бу хәл. Су хәтта 9 катлы өй биеклегенә кадәр күтәрелгән.
Ни булган соң?

Бу урында Казан җылылык челтәре оешмасы хезмәткәрләре торбаларга опрессовка ясау белән мәшгүль икән.

– Әлеге су пешерлек түгел. Аның температурасы 30 градусны тәшкил итә. Хәзерге вакытта Айдаров урамында су акмый һәм башкарасы эшләр төгәлләнде”, – дип ачыклык керттеләр Казан җылылык челтәре оешмасы хезмәткәрләре.

https://www.instagram.com/p/CApzA0UHDw2/?igshid=1rtkcudi8239a


Фикер өстәү