Иртәнге ашка искиткеч тәмле бутерброд әзерләү ЫСУЛЫ

Бик җиңел һәм тиз генә ясала ул. Ингредиентлары да гади генә. Һәркайсыбызның суыткычыннан «төшми» торган продуктлардан гына ясала.

Кирәк булачак:

  • юка гына итеп туралган 16 телем ак ипи (тостер өчен туралган ипи булса, тагын да уңайлырак),
  • 8 колбаса телеме,
  • 1-2 помидор,
  • 200 грамм гөмбә,
  • 100-150 грамм сыр,
  • 4 йомырка,
  • 1 аш кашыгы атланмай,
  • тәменә карап тоз, борыч, петрушка.

Эш барышы:

1. 8 телем ипинең йомшагын пычак белән кисеп алабыз. Табага (төбен майлап) йомшагы алынмаган 8 телем ипине тезеп, шуның дүртесенә йомшагы алынган ипи “кысасы” куеп чыгабыз. “Кыса”ларга гөмбә (кыздырып) тутырып, тоз, борыч һәм вак угычтан уылган сыр сибәбез.

2. Калган 4 телем ипигә 2шәр телем колбаса, өстенә калган 4 ипи “кысасы”н куябыз. “Кыса”лар эченә помидор кисәкләре (боҗралап туралган) урнаштырабыз һәм һәр бутербродка берәр йомырка сытабыз. Тоз, борыч, петрушка (ваклап туралган) сибәбез. Барлыгы 8 бутерброд килеп чыга.

3. Табаны 180 градуска җылытылган газ миченә куеп, йомырка  пешкәнче һәм сыр эрегәнче тотабыз.

 

Фото: yandex.ru


Фикер өстәү