Бик тәмле кыяр лечосы ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак:

  • 2 кило кыяр,
  • 2 кило помидор,
  • 10 данә татлы борыч,
  • 2 данә әче борыч,
  • 1 баш сарымсак (эрерәк булсын),
  • 250 грамм шикәр комы,
  • 100 грамм чистартылмаган үсемлек мае,
  • 80 грамм аш серкәсе.

Помидор, татлы һәм ачы борычны иттарткыч аша чыгарып, тәмләткечләр өстибез (аш серкәсе һәм сарымсактан тыш) һәм 10 минут кайнатабыз (кайнап чыкканнан соң). Шуңа боҗралап туралган кыяр, изелгән сарымсак һәм аш серкәсе өстәп, тагын 5 минут кайнатабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Авызны рәхәт кенә «яндыра» торган искиткеч тәмле салат!


Фикер өстәү