«Умырзая» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе: «Татарча белмәгән балалар татар телен үзләре теләп өйрәнә»

Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 415 нче «Умырзая» балалар бакчасы «Туган телдә балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыручы иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгесендә җиңү яулап, грант алды.

Хәер, аларның җиңүләрен санап бетерерлек түгел. 2003 елда ук милли мәгарифне үстерүдәге хезмәтләре өчен коллектив Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек булган. 2007дә «Иң яхшы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче төркем» бәйгесендә җиңеп, 2013тә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исемен яулап, грант алган. 2017 елда Каюм Насыйри премиясенә бакчаның элекке методисты, Татарстанның атказанган укытучысы Кафия Закирова ия була. Бүгенге вазгыятьне яхшы белгәнгә, шундук башта мең төрле сорау туды. Шәһәрләрдә татар мәктәпләренең дә, балалар бакчаларының да күптән инде урыслашып баруына ияләшеп киләбез бит. Котылгысыз хәл кебек кабул итәбез. Инде 1961 елда төзелеп, 1993 елда башкалабызда беренчеләрдән булып «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы» статусы бирелгән бу йортка килеп керү белән без аның исеме җисеменә туры килеп торганын бик тиз аңладык. Моңа ничек ирешергә була икән дигән сорауга өлкән тәрбияче Гөлназ Сафиуллина белән җавап эзләдек.

:: Гөлназ Минтаһировна, сезнең бакчаны «Каюм Насыйри исемендәге» дип атасак та, ялгыш булмас иде. Монда килгән һәр бала беренче чиратта, мөгаен, Каюм бабасы белән танышадыр. Керә-керешкә сурәте дә эленеп тора. Күңелләрне сискәндерерлек канатлы сүзләре диварларны тутырган. Әкиятләр дә аныкы, мәсәлләр, сынамышлар, мәкальләр, әйтемнәр, гореф-гадәт, йолалар, фольклор да, китаплар да, уеннар да… Ни өчен нәкъ менә Каюм Насыйри?
– Каюм Насыйри эшчәнлеге зур бер энцик­лопедия кебек бит ул. Тормышта нинди юнәлешне генә алсаң да, балалар өченме ул, әллә инде өлкәннәргәме, нинди генә сорау килеп туса да, аның хезмәтләреннән җавап табарга була. Без аның иҗатын татар халкын белемле, тәрбияле итүдә үзенә күрә бер мәктәп, университет дип кабул итәбез. Шуңа күрә дә гаилә педагогикасын өйрәтүдә, әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә, иң мөһиме, туган телне өйрәнүдә Каюм Насыйри иҗатын бүген дә актуаль дип саныйбыз. Хезмәтләрен өйрәнеп, милли бәйрәмнәребезнең, йолаларыбызның асылына төшенәбез. Шул җәһәттән балалар белән «Аулак өй», «Боз китү», «Карга боткасы», «Сабантуй», «Нәүрүз», «Нардуган» бәйрәмнәрен ел саен уздырабыз. Бакчабызның татар теле тәрбиячесе Эльвира Шакирова кызык кына бер яңалык та ачты әле. Каюм Насыйриның мәгъ­рифәт өлкәсенә караган 9 принцибы бар. Шуларны федераль стандарт принцип­лары белән чагыштырып карадык, бернинди аермасы да юк диярлек. Бары тик тулырак һәм заманчарак итеп кенә язылган. Димәк, без әле һаман Каюм бабабыз принципларына тугры булып яшибез дигән сүз бу.

:: Каюм Насыйри сезнең үзегезгә дә иҗат оеткысы биргән, ахры: өстәл-шүрлекләрдә кече яшьтәге балаларны тәрбияләү өчен иҗат ителгән методик әсбаплар шундый күп. Авторларына күз төшерәм дә, барысы да диярлек үз коллективыгызда эшләүче белгечләрнеке бугай?
– Татарстан китап нәшриятында Каюм Насыйри педагогикасына, Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартына нигезләнеп, 2015 елда «Уйный-уйный өйрәнәм» сериясендә 5 методик әсбап дөнья күрде. Ул 2-3 яшьлек белән шөгыльләнү, төрле уеннар оештыру өчен, әти-әниләргә һәм балалар бакчасында эшләүче педагог­ларга ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Барысы да тәрбиячеләребез тырышлыгы белән диярлек эшләнде. Чын күңелдән, бергәләп, тату гаилә булып иҗат итәбез. Моның өчен бакча мөдире Рузалия Кадыйрова бөтен шартларны тудыра. Бу элек-­электән шулай булган. Ул үзе дә, Кафия Закирова да – китап язучылар, укыту методик комплекты әзерләүчеләр. «Балалар бакчасында түгәрәкләр», «Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак», «Балачак аланы», «Туган телдә сөйләшәбез» һәм башка әсбап­лар – әнә шундый хезмәт җимешләре.

:: Заманча технологияләр кулланганда да Каюм Насыйри әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бармы?
– Электрон ресурслар, дидактик уеннар, викториналар, квестлар, лэпбуклар – балаларда хезмәт сөючәнлек, рухи байлык, зәвык­ үстерү өчен менә дигән чаралар. Каюм Насыйри иҗатын өйрәнгәндә дә бик яратып кулланабыз без аларны. Балалар «Бу кайсы әкияттән?», «Дару үләннәрен белә­сеңме?» дигән сорауларга шунда ук җавап бирәләр. «Мәкальне дәвам ит!», «Әкият төзе» дигән биремнәрне дә шәп үтиләр. Тагын бер яңалык – «Мандала»лар проектын да бик яратып кабул иттеләр. Монда мимика, ишарә яисә пантомима ярдәмендә әкият геройларының халәтен күрсәтү турында сүз бара. Мәсәлән, «Үги кыз» әкиятендә, кыз урманда ялгыз калгач, нинди халәттә була, дигән сорауны биргәч, алар куркуны, борчылуны күрсәтергә тиеш булалар. Смайликлар да кулланалар. Әлбәттә инде, әзерлек йөзеннән без башта «Хисләрне таны» дигән уен уйнатабыз.

:: Шәҗәрәләр проектында да балалар үзләре дә, ата-аналар да бик теләп катнашкан кебек?
– Каюм Насыйриның: «Үткәннәрне тулырак аңлап, без бүгенгенең серенә төшенәбез; узганнарның мәгънәсенә тирәнрәк төшенеп, киләчәкнең асылын ачыклыйбыз; артка карап, алга атлыйбыз», – дигән сүзләре канат бирде безгә. Ул вакытларда ата-аналар архивлардан кайтып кермәде. Хәтта 15 нче буын бабаларын табучылар да булды. Балалар үзара ярыша башлады. Соңыннан шундый этәргеч биргән өчен рәхмәт әйтеп туя алмадылар.

:: Әкият геройларына, курчакларга бик зур игътибар бирәсез…
– Бездә «Милли курчак» дигән проект эшләп килә. Нәкъ менә курчаклар ярдәмендә Идел буе халыкларының бәйрәмнәрен, кием үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен өйрәтеп, башка милләт вәкилләренә хөрмәт хисе тәрбиялибез. Әкият геройларына килгәндә, курчаклар күргәзмәсе оештырабыз. Мәсәлән, бездә Зөһрә кыз, Убырлы, Шүрәле, Йорт иясе, Су анасы бар. Аларның барысы турында да Каюм Насыйри китап­ларында тәфсилләп язылган. Ул үзе дә: «Татар әкиятләре турындагы тикшеренү һәм күзәтүләремне, бер яктан, бала чакта ук ишеткән хикәяләремә һәм икенче яктан, бу мәсьәләгә фәнни күзлектән карый башлавымнан соң, татарлардан сорашып белүләремә нигезләнеп яздым», – дип язып калдырган.

:: Каюм Насыйриның туклану мәсьәлә­лә­ренә дә зур игътибар биргәнлеген беләбез…
– Ул кешеләрне физик һәм рухи яктан сәламәт, тәрбияле итү ярдәмендә милләтне үстерергә, күркәм итәргә омтыла. Зарарлы гадәтләргә дөрес туклана белмәүне дә кертә. Бу уңайдан мәгърифәтченең «Китаб-әт-тәрбия» дигән хезмәте аеруча кыйммәтле. Ул һәр тәрбияче-укытучының, ата-­ананың өстәл китабы булырга хаклы. Бакчабызда әти-әниләр белән милли ризыклар пешереп, мастер-класслар үткәрү, китапчык­лар ясап өләшү кебек матур гадәтләр бар. «Ашларыгыз тәмле булсын!» дигән буклет та әзерләдек. Анда Каюм Насыйридан үрнәк алып, кыс­тыбый ясау ысуллары өйрәтелгән.

:: Сез Каюм Насыйри хезмәтләрен шундый урынлы, дөрес кулланасыз. Бу эшләрегез белән башкалар кызыксынамы, тәҗрибә уртаклашулар бармы?
– 2017 елны Каюм Насыйри музеенда фәнни-гамәли конференция булды. Ул «Балалар бакчасында Каюм Насыйри иҗатыннан файдалануның заманча алымнары буенча тәҗрибә уртаклашу» дип аталды. «Балалар бакчасында Каюм Насыйри мирасы» темасына район күләмендә даими эшләп килүче «Мирас» семинары да бездә узды. Әйтергә кирәк, музей педагогикасы бездә киң кулланыла. Үзебезнең дә милли мини-музеебыз – бакчабызның бизәге. Балаларны Татарстаныбыз белән виртуаль таныштыру эшен дә киң кулланабыз. Истәлекле урыннарга сәяхәт кылып кайтканнан соң фотосурәтләреннән альбом төзибез. Бер-берсенә сөйләү мөмкинлеге бирәбез.

:: Сөйләү дигәннән, бакчаның бусагасын атлап кергәндә үк башыма килгән сорауны бирим әле. Аңлашылганча, монда барлык чаралар диярлек татарча үткәрелә. Хезмәткәрләр татарча сөйләшә. Ә балалар?
– 141 баланың 95е – татар, 24е – рус. 20се – катнаш гаиләләрдән, 2се – башка милләттән. Татарча белмәгән балалар үзләре теләп өйрәнә. Аңламаганнарын сизсәк, биремнәрне русча кабатлап әйтәбез. Бернинди каршылык юк. Хәтта әти-әниләре дә татарча исәнләшә, саубуллаша. Татар бакчасы булгач, гап-гади этика кагыйдәләрен үтиләр. Балалар үзләре дә район, республика күләмендә оештырылган татарча бәйгеләрдә бик теләп катнаша. Рәидә Гусманова, Зәлинә Гарипова, Зилә Рамазанова кебек кызларыбыз җиңү артыннан җиңү яулый. Гомумән алганда, билингвальлек, ягъни икетеллелек, аны өйрәнү мәcьәләләре, берьюлы ике телне өйрәнү методикасын булдыру – иң төп бурычларыбызның берсе. Безнең балалар бакчасы Дәрвишләр бистәсендәге 11 нче татар гимназиясе белән дәвамчанлык буенча планлы эш алып бара. Һәр елны чыгарылыш төркеменнән балаларның 60 процентына якыны белем алырга шул уку йортына юл тота. Димәк, эшебезнең нәтиҗәсе бар дигән сүз бу.

Кеше үз теләге белән гарәп, фарсы, рус телләрен үзләштерә ала, ләкин иң беренче үз телен белергә тиеш».

Каюм Насыйри

Каюм Насыйри нәсыйхәте
Ризыкны уң кулың белән аша.
Озак чәйнәгән ризык җиңел үзләштерелә.
Эссе тарафларда тәгам өчен яшелчә яхшыдыр, салкын якларда – итле ризык.
Тук корсак белән йокласаң, һичбер яхшы төш күрмәссең.


Фикер өстәү