«Татарстанның исеме җисеменә туры килә»

Татарстан Республикасы көне уңаеннан танылган шәхесләрнең Татарстан турында фикерләрен белергә булдык. 

Айдар Фәйзрахманов

Айдар Фәйзрахманов, Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың сәнгать җитәкчесе:

– Татарстанның исеме җисеменә туры килә. Ул бөтен халыкларга үрнәк булып яшәде, авыр еллар килгәндә дә сынатмады. Без соңгы елларда дөньякүләм чараларны кабул иттек һәм йөзгә кызыллык китермичә югары дәрәҗәдә үткәрә алдык. Әйтәсе килгәнем шул: җитәкчеләр Татарстанны шушындый зур чаралар белән дөнья мәйданына чыгарды. Без дә фольклор ансамбль чыгышлары белән милләтебезнең кабатланмас җәүһәрләрен чит илләрдә таныту эшен алып барабыз. Безнең дә татар халкының данын үстерәсе, аның кем икәнлеген күрсәтәсебез килә. Әле кайгылы көннәрем, хатыным бакыйлыкка күчте. Ләкин авыр кайгы килсә дә, Республика бәйрәменә җиң сызганып әзерләнәм. Дөньякүләм бәйрәм ул. Минем өчен дә, бөтен халык өчен дә кадерле бәйрәм.

Хәмдүнә Тимергалиева
Хәмдүнә Тимергалиева

Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның халык артисты:

– Минем Казанга кайтуым – тарихи ватаныма кайту ул. Заманында безнең бабайлар шомлы елларда башкорт ягына чыгып төпләнгән булганнар. Без Татарстан – бәллү бишегебез дип әйтеп, шуңа инанып яшәдәк. Кечкенәдән карашны Казанга төбәп, аңа ымсынып үскәнмен. Любян техникумында укыганда абый Казан кирмәне рәсеме төшерелгән открытка җибәргән иде. Ул шулкадәр серле шәһәр тоелган иде инде. Казанда яшәү дә насыйп булды. Алай гына да түгел, мин монда җырчы буларак формалаштым. Татарстанның һәрбер уңышына сөенәм. Минтимер Шәймиевнең тарихны торгызуы белән горурланам. Шул эшләр белән татар халкы яңарыш чорына керде. Шөкер, уңышларыбыз җитәрлек, сынаулар да байтак. Сынауларны шактый узган халкыбыз, хәзер дә сынатмас дип уйлыйм. Бәйрәмең белән, Татарстаным! Бәйрәмең белән, Казаным!

Илдар Ягъфәров

Илдар Ягъфәров, Татарстан Кинематографчылары берлеге рәисе, режиссер:

– Республика көне – минем өчен иң беренче чиратта балачак бәйрәме. Без әти-әни белән ел да мәйданга чыга, ихластан бәйрәм итә идек. Чын бәйрәм иде ул. Хәзер дә бәйрәм ихласлыгын югалтмасын, урамнарда яшьләр күбрәк булсын иде. Киләчәк – яшьләрдә.

Зилә Сөнгатуллина

Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:

– Безнең буын кешеләре ХХ гасырда да, ХХI гасырда да яшәде. ТАССР заманының да яхшы яклары күп иде. Кеше тәрбиялерәк, дисциплина да яхшырак иде. Хәзерге тормыш – мул тормыш, ХХ гасырда күз алдына да китермәгән мөмкинлекләр бар. Укы, камилләш, хәрәкәт ит кенә. Яшьләр шулай яши дә. Без – Россиядә иң алдынгы республика. Чөнки җитәкчеләрдән уңдык.  Тарихка күз салсак та, күп өлкәдә беренче булганбыз һәм уңышка ирешкәнбез. 30 августта Останкино манарасы Татарстан әләме төсенә керәчәк. Бу – безне хөрмәт итәләр дигән сүз. Чын бәйрәм – 30 август. Мин Татарстан белән горурланам!

Фирдүс Тямаев

Фирдүс Тямаев, җырчы:

Минем өчен Татарстан – ул икенче Европа. Россиянең башка төбәкләре өчен үрнәк республика! Кайсы гына өлкәне алсак та, без – алдынгылар рәтендә. Башкалар безнең белән узышырга, безгә тигезләшергә омтыла. Миңа калса, бу – зур күрсәткеч. Кая гына барсак та, «Без – Татарстаннан» диюебез җитә, һәркем белә, таный, соклана. Мин үземнең татар икәнлегемне, бер тамчы да оялмыйча, зур горурлык хисе белән әйтәм. Бәхет шушы буладыр ул!

Зөлфәт Зиннуров
(фото Салават Камалетдинов)

Зөлфәт Зиннуров, алып баручы:

– Минем өчен Татарстан – ул яшәр йортым, барыбызны да сыендыручы зур бишек. Ул – безнең сакчыбыз. Чит җирләрдә йөргәндә, Татарстан турында горурланып сөйлим. Үзебезнең туфрактан атлаганда, һәр почмагына сокланып, «Бу – минем туган бишегем» дип, сөенеп туя алмыйм. Республикабызның да мине саклавына, минем белән горурлануына өметләнәм!

Фәннүр Мөхәммәтҗанов

Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Камал театры артисты:

– «Татарстан» диюгә, күңелдә өч төрле хис уяна: горурлык, соклану һәм җаваплылык. Татар халкының кыйбласын мин шушы иң югары һәм иң эчкерсез хисләргә тиңлим.

Cәйдә Мөхәммәтҗанова

Cәйдә Мөхәммәтҗанова, яшь җырчы:

– Татарстан – ул барыбыз өчен дә зур горурлык. Мин дә нәкъ менә биредә тууым, биредә яшәвем белән бик горурланам! Безнең Татарстаныбыз, бигрәк тә Казаныбыз көннән-көн чәчәк ата, матурлана, заман белән бергә атлый. Бу безнең – яшь буын вәкилләре өчен зур куаныч. Киләчәктә дә республикабызның тагын да зур үрләр яулавын, һәрвакыт алга гына атлавын телим!

 


Фикер өстәү