Айдар Фәйзрахманов: «Сәхнәне чүп басты»

Әдәбият-сәнгатьтә югалтулар күбрәкме, табышлармы? Ил-көндәге вазгыять иҗатка ничек тәэсир итә? Үзешчәнлек алга чыккан заманда профессионаллар ничек яши? Бу сорауларга җавапны Татарcтан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов белән эзләдек.

Үзегез өчен иң рәхәт чор дип кайсы вакытны атар идегез?

– Үткән гомергә борылып карасак, аның һәрбер чоры матур, рәхәт узган. Кеше күңеле шулай корылгандыр, анда матур вакыйгалар гына сакланып кала, авырлыгы истә калмый. Һәрхәлдә минем күңелем шундый. Балачак. Ул вакытта да авырлыклар хәттин ашкан. Арчага менеп, бер буханка ипи алыр өчен, чиратта сытылып беткән малайлар без. Юлда аның яртысын ашап та бетерә идек инде. Ул бер моңсу хатирә булып кына искә төшә, авырлык түгел. Яшүсмер чак. Сирень чәчәк атканда, гармун күтәреп җырлап урам әйләнүләр. Яшьләр безнең капка төбенә җыела, минем кайтканлыкны белеп көтәләр. Рәхәт чак. Студент еллары. Ул вакыттагы белем чын мәгънәсендәге белем иде. Мин музыка факультетына иртәнге алтыда торып китә идем. Андагы чардак минеке. Баскыч төбендә ике квадрат метрлы гына урын бар, анда урындыгым тора. Шунда баянда шөгыльләнергә кереп утырам. Башлы-күзле булу, гаилә кору, балалар туу – нинди матур чаклар! Әмма ул чорның да авырлыклары булган. Талонга корылган заман, мин төшкә өйгә йөгереп кайтам, балалар янында калам, ә Халисә талонга ипи-сөт алырга йөгереп чыгып китә. Ике бала, зур сумкалар асып, электричкада кайтулар, Арчага җәяү менүләр, аннары 4 чакрым тәпиләп Урта Бирәзә авылына кайтулар. Авылдагы бөтен эш сиңа өелгән: бәрәңге утырту, алу, җир эшкәртү. Авыр, әмма матур вакытлар. Берсен дә кире кайтарып булмый, бәлкем шунысы белән дә алар шулкадәр кадерледер. Театрда эшләү, эстрада сәнгате… Ул чор сәнгате бөтенләй икенче төрле, анда бар нәрсә матурлыкка, иҗатка корылган иде. Хәзерге чор үзенчә матур. Яшьләр белән эшлим, иҗатның да, тормышның да тукталганы юк. Әле алга таба да әллә күпме идеяләр бар.

Елына берике җыр яздыра ала идек яздырсак. Радиога язылырга ике айлап алдан вакыт алып куярга кирәк. Ул чакта техника әллә ни мөмкинлекләр бирми, һәр нотаңны тиешле дәрәҗәгә күтәреп утырмый баштан азакка хәтле җырлап чыгасың да, шул язмалар фондка кереп тә кала. 1986 елда язылган «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Мин сине шундый сагындым» бер тапкыр җырлап яздырылган җырлар. Бер тапкыр җырлап чыгар өчен әзерлек 11,5 ай вакытны ала иде.

Әдәбиятмәдәнияттәге бүгенге хәлебезне артка чигенү дип әйтеп буламы?

– Җырчы нинди вазгыятьтә тәрбияләнә, җырында шул була. Халык аны оясында ни күрсә… дип тә әйтә. Бу җәһәттән борчыган мәсьәләләр шактый. Аларның иң тәүгесе – алдагы дәвер шагыйрьләре, композиторлары, җырчылары калдырган мираска сакчыл карамау. Ә бит еш кына әсәрне танымаслык дәрәҗәгә җиткерәләр. Безнең аны үзгәртергә хакыбыз юк. Үзгәрткәндә дә, мәгънәдән, мелодикадан, гармониядән тайпылырга ярамый. Яшьләр башкаруында татар халык җырларын тыңлаганда, кәеф кырыла. Сүзләре дөрес түгел. Бу даими рәвештә бара. Чөнки аңламыйлар, чөнки тел китә… Өметле яшьләр бик күп, әмма замана җилбәзәклегенә биреләләр. Нәтиҗәдә кыйбла югала. Кыйбланы югалтмас өчен, фәлсәфә сату гына бик аз, эшләп күрсәтергә кирәк. Мин үз эшемне фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә алып барам. Монда иҗат, мирасны пропагандалау һәм халыкка җиткерү беренче планда. Бу эштә без Мәдәният, Мәгариф министрлыклары, Телләр комиссиясе тарафыннан теләктәшлек табабыз. Әмма бу эш кенә аз, тагын да колачлырак эшләргә кирәк. Чит илләрдә безгә мөнәсәбәт бик яхшы, әмма үзебездә бу эштә, гомумән, профессиональ сәнгатьтә пропаганда зур дип әйтеп булмый. Ә нәрсәне пропагандалыйбыз без? Шоу, шау-шу, юк-бар сүз, гайбәт. Ул башта интернетка килеп керде, хәзер инде матбугат та шушы чирне эләктерде. Кемгә кирәк ул кемнәрнеңдер өйләнешүе? Нишләп шәхесләр, борчыган мәсьәләләр турында язылмый? Чөнки сүз дә акча бизмәнендә үлчәнә башлады. Бу инде халыкка иярүгә китереп җиткерде, тәрбия югалды.

Мин сәхнәдән беркайчан да тозсыз сүз, анекдот сөйләмәдем. Чөнки сәхнә ул мунча ләүкәсе түгел, ул тәхет.

Мәсьәләне ничек хәл итәргә соң? Сәхнәнең дәрәҗәсен ничек кайтарырга?

– Элек сәнгать советлары бар иде, алар сәхнәнең дәрәҗәсен саклады. Хәзер әлеге органны кире кайтарсак, эстраданың 80 процентына каршы төшәчәкбез, димәк, табышны югалтабыз дигән сүз. Шуңа күрә эстрада үз агымында бара булса кирәк. Мин бу хакта бик күп уйланам, чагыштырырга тырышам. Әле менә ансамбль белән Төрекмәнстанда булып кайттык. Телевидение каналларында анда да башбаштаклык. Юкса бит дин дә, ден дә алда бара торган республика. Телевидениесендә исә шул ук шәрә кызлар, тәртипсезлек һәм аһәңнең бозылуы. Чечня республикасында исә мондый нәрсә юк.

Икенче борчыган нәрсә – белем дәрәҗәсе. Инде хәзер укытучылар да ярымпрофессионаллар, тәрҗибәләре дә юк. Кеше югары белем алып, шул юнәлештә 10–15 ел эшләгәннән соң гына тәҗрибә туплый. Мин ни өчен музыка факультетында кафедраны 15 ел җитәкләгәннән соң, аннан китәргә булдым? Чөнки кадрлар килмәде. Ансамбльгә исә балалар килә, миндә аз гына тәҗрибә туплап, белем алганнан соң, акча эшләргә дип, эстрадага китә башлады. Миннән хәзер егермеләп кеше китеп, үз көннәрен күрә. Ярый хуш, шулай булсын. Әмма профессиональ сәхнә, профессиональ белем дигән юнәлеш юкка чыкты – менә шуңа эч поша. Сәхнәгә, ташкын булып, үзешчән сәнгать һәм тамадалар килеп керде. Хәзерге популяр җырчылар – тамадалар. Хәзер төзүче дә, укытучы да, журналист та – теләге булган һәр кеше җырчы. Әле без аларга атказанган дигән мактаулы исем дә бирәбез. Юкса «атказанган артист» дигән исем профессиональ белеме булган кешеләргә генә бирелергә тиеш. Ансамбльдә, мәсәлән, атказанган исемен алу өчен артистның 10 еллап эшләве кирәк. Әле аннан соң да бу исем җиңел бирелми. Әйтик, менә мин авылда 20 ел бәрәңге үстердем. Әмма нишләптер беркем дә «атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исем бирмәде. Эш бит исем бирүдә генә түгел.

Профессиональ сәнгатьтә эстрадага караганда исем алу авыррак, акчасы азрак булып чыгамы?

– Менә шуңа профессиональ сәнгать саекканнан-саега да инде. Монда эшкә чын күңелдән бирелгәннәр генә кала.

Сәнгатьтә югалтулар күбрәк, димәк?

– Мин элеккеге язмаларны да күп тыңлыйм, хәзерге заман җырчыларының иҗатларын да күзәтеп барырга тырышам. Артка тәгәрәдек дип әйтә алмыйм. Әйбәт җырчыларыбыз да, әйбәт җырларыбыз да бар. Бүген музыкаль театр ачу мәсьәләсен күтәрәбез. Әгәр музыкаль мирасны саклау юнәлешендә эшләячәк икән, булсын гына. Менә минем ике музыкаль белемем бар, утыз елдан артык эш тәҗрибәм дә бар. Әмма музыка өлкәсендәге кайбер юнәлешләрне мин дә аңлый алмыйм. Кайбер музыка әсәрләрен дә аңламыйм. Профессиональ музыкантлар язган кайбер әсәрләрдә милли аһәң дә ишетмим. Аны дөнья күләмендә танылды дип сөйләсәләр, бервакытта да ышанмыйм, әкият сөйләмәгез. Бах, Бетховен дәрәҗәсендә булса, яисә Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Сәйдәшев дәрәҗәсендә булса, дөнья күләменә чыга алуына әле ышаныр идем. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: әле телгә алган олы шәхесләрне дә оныттык бит. Без оныткач, мәктәп балалары каян белсен аны? Татарстан мәктәпләрендә чыгыш ясаганда, балалардан кайсы композиторларны белүләрен сорагач, алар Фирзәр Мортазинны әйтергә мөмкин әле, классикларны белми дә белми инде… Әллә нигә бер, туган яки үлгән көннәрендә Илһам Шакировны, Әлфия Авзалованы искә алабыз. Безнең бит олпат шәхесләребез әле бар! Алар бүген бар, иртәгә юк. Нишләп аларны күрмибез? Бик кызганыч, менә бу агым профессиональ җырчыларга да тәэсир итә, алар да шул шаукымга иярә. Нәтиҗәдә репертуарлары ваклана.

Уфада гастрольдә чакта Тәлгать Таҗетдин, сәхнә артына кереп: «Сез дин тыелган заманнарда милләтне саклап калдыгыз, рәхмәт сезгә», дип әйткән иде. Хәзер дин ныгып китте, ә сәнгать өлкәсен чүп басты. Дингә чүп керә алмый. Аны Коръән, кануннары саклый. Сәнгатьне боза да, сыза да, юкка чыгара да алалар. Бәлкем бу өлкәне дә кануни рәвештә тәртипкә салырга кирәктер.

Фольклорга игътибар ни дәрәҗәдә? Яңадан фольклор экспедицияләре кирәкме, сезнеңчә? Җәүһәрләрнең тупланган кадәре халыкка барып ирешәме?

– Хәзер инде экспедицияләрдә җәүһәрләр табылыр дип әйтеп булмас. Чөнки милли уен коралларын ясаучылар да, уйнаучылар да исән түгел. Әмма архивларда фольклорчылар туплап калдырган мирас шактый. Шуларны эшкәртергә иде. Фольклор юнәлешенә керешкән елларны архивка барып, ул материалларның кирәксез әйбер булып ятуларын күреп уфтанып кайткан идем. Аннан шактый вакыт үтте, аларның күбесе санлы форматка күчерелде. Миңа да санлы форматта меңәрләгән язманы тапшырганнар иде. Шулардан «Каз канаты», «Җымытым» эшкәртеп сәхнәгә чыгарылды. Кытай татарлары фольклорыннан «Кытай баламишкины», «Лимонад», «Әти-әни» – ансамбльнең Алтын фондында. Әмма бу эш кенә җитми, фольклор кафедраларының да җиң сызганып эшләве кирәк. Әйтик студентларга шушы язмалар диплом эше итеп тапшылыган очракта гына да күпме җәүһәр дөньяга чыгар иде.

Рөстәм Мингалим иҗатын яратасызмы?

– Рөстәм Мингалим иҗатын гына түгел, Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Равил Фәйзуллин иҗатларын да яратам. Мин алар белән яшь чакта аралаша идем. Роберт абыйның китабын бүләк итеп киткәне дә бар. Ул чорда әле мин аларның иҗатын аңларга әзер түгел идем. Аларның иҗатын аңларга мин 60–65 яшьләремдә өлгереп җиттем. Шуннан шушы шагыйрьләрнең иҗатына багышланган «Олы юл әйтте» дигән цикл башланып китте. Мин беләсеңме нәрсәгә шатланам: ул цикл үзенең җимешләрен дә бирде. Татар сүзенең татар дөньясына әйләнеп кайтуын мин шушы циклның файдасы дип кабул иттем. Бу концертларны күренекле шәхесләр, «Татар сүзе»нә канат куйган Марат Әхмәтов та карады. Миңа калса, бу концертлар этәргеч биргәндер. «Татар сүзе»ндә 2 ел жюри рәисе булдым һәм чын күңелемнән эшләдем. Алга таба башка кешеләр эшли икән, теләгем бер генә: нәтиҗәсе булсын.

Шәхес баласында җаваплылык зурмы?

– Баланы чын татар баласы итеп тәрбияләүнең 80–90 проценты гаиләгә бәйле. Гаиләңдә милләтеңә битарафлык ята икән, балаңда милләтеңә генә түгел, үзеңә дә битарафлык тәрбияләнергә мөмкин. Башка гаиләләрдә нинди мохит – без аны әйтә алмыйбыз. Мин үз гаиләм турында гына әйтә алам. Безне кем капкасыннан чыкканыңны бел, дип тәрбияләделәр. Бу – бик зур җаваплылык. Балаларны да шулай тәрбияләдек. Ике кызым да – татар җанлы балалар. Әтием, әнием дип өзелеп торалар. Оныкларымның һәрберсе рәхәтләндереп татарча сөйләшә. Татарча белгәч, кечкенә кызымның улы Рафаэль инглизчәне җиңел өйрәнде. Хәзер инде бакчага киткәч, русчаны «кыстырып» кайта башлады.

Мин, Аллага шөкер, дип яшим. Ялгызлык дөньясында шушы эшем булмаса, миңа бик авыр булыр иде. Бу ялгызлыкны яраткан хезмәтем, аңа әзерлегем белән генә җиңәм. Авылга кайткач та, әзерлегем җитәрлек булмаган эшне кеше чакыртып эшләтәм. Мин дә аны эшләп куйган булыр идем. Ләкин ул тиешле дәрәҗәдә булмас иде. Һәркем үз юнәлешендә оста булсын, бөтен дөньяны колачларга омтылмасын иде.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү