Хезмәт әҗере: Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Җитештерү, сәламәтлек саклау, мәдәният, фән һәм техника… Казан Кремлендә республиканың әнә шул тармакларында хезмәт куйган алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Дәрәҗәле бүләкне алар Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан алды. Озак еллык фидакарь хезмәтне олылау гына түгел, көтелмәгән очрашуларга да бай көн булды ул.

Парламент башлыгы үз чыгышында бу тантананың матур традициягә әверелүен билгеләп үтте.

– Бирегә төрле тармакта эшләүче һөнәр ияләре – җитештерү башлыклары, инженерлар, фән эшлеклеләре, табиблар, артистлар, хезмәт ветераннары җыелган. Алар барысы да республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Сез – безнең горурлыгыбыз, күпләргә үрнәк булып торасыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез ярдәмендә республика бүгенге сынауларга бирешми, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә рәхмәт әйтте. Моннан тыш ул нефть-газ һәм нефть химиясе, сәнәгать һәм төзелеш тармагы үсешен дә югары бәяләде. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның цифрлы технологияләр үсеше ягыннан да алдынгы төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте.

Дәүләт бүләкләре барлыгы 51 кешегә тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында иң өлкәне – Казан федераль университетының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марсель Бакиров. Аңа тагын бер айдан туксан яшь тула икән. Студентларның остазы Марсель ага «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

– Мин бик өлкән кеше инде. Гомернең соңгы чорында үткәннәрне барлыйсың икән ул. Ничек яшәдем? Тормыш заяга узмаганмы? Узганнарга борылып карыйм да, шөкер, дим. Яраткан эшемдә – университетта 53 ел хезмәт куйдым. Башта – аспирантурада, аннан студентларга белем бирдем. Укытучы фән белән шөгыльләнергә тиеш бит әле. Фольклор дәреслеге, шигырь төзелеше, татар, төрки халыкларга бәйле хезмәтләр яздым. Яратып кабул иткәннәр дип ышанам. Ни өчен дигәндә, бер генә тапкыр да тәнкыйть сүзе ишетмәдем. Әгәр тыйнак хезмәтемне орден белән бәяләгәннәр икән, тормышым бушка үтмәгән, димәк. Шушы олы бүләккә тәкъдим итүчеләргә дә, карарга кул куйган Рәисебезгә дә рәхмәт, – диде Марсель Бакиров.

Тантана күптән күрешмәгән дусларны да очраштырды. «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеменә лаек булган композитор, продюсер Марат Әхмәтшин Казан Кремлендә армиядә бергә хезмәт иткән дустын очраткан. 35 елдан соң! Бу бит үзе бер әкият кебек. Валерий Иванов исә II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Ул – «ПОЛИМЕТАЛЛИНВЕСТ-НК» оешмасы директоры.

– Валера белән 35 ел күрешкән булмады. Украинада бергә хезмәт иткән идек. Ул армия сафларына – Түбән Камадан, ә мин Бөгелмәдән киттем. Хәрби хезмәттән дә бер поездда утырып кайттык. Шуңа күрә безнең өчен бүгенге очрашу шаккатарлык булды. Әле дә бу вакыйгага ышанып җитә алмыйбыз, – ди Марат Әхмәтшин.

Республика тире һәм йогышлы авырулар диспансерында шәфкать туташы булып эшләүче Светлана Мифтахованың күкрәгендә «Фидакарь хезмәте өчен» медале балкый хәзер. Сөенечтән, күзләреннән яшьләр тәгәрәде аның. Бер урында – 47 ел! Хезмәт кенәгәсендә – бары бер тамга. Светлана ханым, авыруларга дәва бирә алуым белән бәхетле, ди.

«Чаян» журналының бүлек редакторы, танылган юмор остасы Алмаз Хәмзин да – нәкъ шундый ук дәүләт бүләге иясе. Мондый дәрәҗәле исемнәр белән бүләкләнүчеләрне бик күп еллар карап утырган ул. Көнләшеп түгел, башкаларның уңышларына сөенеп. Үзе исә кайчан да булса шушы залда олы бүләк алырмын дип башына да китермәгән.

– Ниһаять, мине дә чакырдылар. Эшләмәгән кеше түгел бит. Нинди генә өлкәдә нинди генә хезмәтләр башкармадым. Барысын да җиренә җиткереп эшләдем. Шуңа күрә лаеклы бүләк дип саныйм, – диде Алмаз Хәмзин.

Парламент Рәисе кулыннан дәүләт бүләкләре алучылар арасында хезмәттәшебез, газетабызның мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Сәрия Мифтахова да бар иде. «Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды ул. Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз! Иҗат чишмәң беркайчан саекмасын, каләмең тутыкмасын!

 


Фикер өстәү