1 ноябрьдән КФУда төбәкара фән олимпиадалары башлана

1 ноябрьдән Казан федераль университетында төбәкара фән олимпиадалары башлана. Читтән торып сайлап алу этабы 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Университетта билгеләп үтелгәнчә, олимпиада 8 фән буенча уздырылачак. Беренче дәрәҗә авырлыктагы олимпиада – дизайн һәм химия, икенче дәрәҗә – рус теле һәм физика, өченче дәрәҗә – математика, чит телләр, информатика һәм геология буенча. Җиңүчеләр һәм призерлар Россия вузларына сынаусыз гына кабул ителәчәк.
Олимпиаданың йомгаклау этабы 2024 елның 11 гыйнварыннан 2 февральгә кадәр уздырылачак.


Фикер өстәү