Киләсе елда БДИ тапшыру көннәре билгеле булды

Россия Мәгърифәт министрлыгы һәм Рособрнадзор киләсе елга бердәм дәүләт имтиханы расписаниесен раслаган.

БДИ тапшыруның төп чоры итеп 26 майдан 20 июньгә кадәрге чор билгеләнгән. Шулай итеп, чыгарылыш сыйныф укучылары 26 майда – география, химия, рус әдәбияты, 29 майда – рус теле, 1 июньдә – математика, 5 июньдә – тарих, физика, 8 июньдә – җәмгыять белеме, 13 июньдә – чит телләр, биология, 16–17 июньдә – чит телләр (телдән), 19–20 июньдә информатика буенча имтихан тапшырачак.

Җәмгыять белеме буенча имтихан – 3 сәгать тә 55 минут, физика һәм чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре) буенча – 3 сәгать тә 30 минут, кытай теле, биология, тарих һәм рус әдәбияты буенча – 3 сәгать, география буенча – 2 сәгать тә 30 минут, химия һәм информатика буенча 2 сәгать дәвамында барачак.

 


Фикер өстәү