Казанда авыру балаларны ми эшчәнлеген коррекцияли торган җиһаз ярдәмендә дәвалыйлар

Казандагы «Сила в детях» тернәкләндерү үзәгендә – зур сөенеч. Монда хәзер инвалид балаларны дәвалаганда ми эшчәнлеген коррекцияли торган бик кирәкле җиһаз бар. Кыйммәтле бүләкне үзәккә «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтенең Казан бүлеге активистлары һәм әлеге иҗтимагый оешманың республика буенча яшьләр бүлеге тапшырды.

Бу көнне балаларга да, аларның әти-әниләренә дә зур бәйрәм булды. Алар әлеге мизгелдә тормышларына борчу өстәгән авыр хәлләрен дә онытып торганнардыр, мөгаен. Үзәктә көн саен йөздән артык сабый дәвалана. Эшнең нәтиҗәсе турыдан-туры табибларның квалификациясенә һәм заманча җиһазларга бәйле. «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтендә катнашучылар моны яхшы аңлый. Шуңа күрә әлеге җиһазны юнәтергә алар күптән хыяллана. Ярдәмгә яшьләр дә килә. Бергәләп акча җыялар да «Синхро-С» биокустик коррекция өчен аппаратлар комплексы алып бирәләр. Әйтергә кирәк, бу аппарат гадиләрдән түгел, бик катлаулы. Башта баш миенең энцевалограммасы төшерелә һәм колакчыннар аша импульслар җибәрелә. Икенче төрле әйткәндә, авыру бала баш миендәге музыка ярдәмендә дәвалана. Республикада 5 шундый тернәкләндерү үзәге бар. Бу аппарат белән балаларга яңа туганнан алып, 4 яшькә кадәр ярдәм итәргә мөмкин.

«Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте – Хәйрия фондының күптәнге партнеры. «Балаларның сихәтләнүен, әти-әниләрнең сөенүен күрү үзе үк күңелгә рәхәтлек бирә, тагын да ярдәм итәсе килә», – ди оешманың Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Әюпов.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү