Вакытында тернәкләндерү үткән балаларның 1,3 проценты сәламәт дип табылган

Сәламәтлеге какшаган балаларны тернәкләндерү күрсәткече 89 проценттан 94кә җитәргә тиеш. Инвалидлар арасында бу санның 7,9 меңнән дә ким булмавы мөһим. Татарстанда 2024 елга республика министрлыкларының бурычларын билгеләү буенча өстенлекле юнәлешләр арасында әнә шундый тәкъдим дә бар. “Балаларда –көч” хәйриячелек фонды җитәкчесе, Татарстанның Әтиләр берлеге рәисе Гадел Заһретдинов безгә әлеге тәкдимнәрнең өстенлеген аңлатты.

– Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында авыру балаларга, инвалидларга тернәкләндерү яки абилитацияләү буенча хезмәтләр күрсәтү җәмгыятьтә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Алар тормышның барлык өлкәләрендә дә үзләрен уңай хис итәргә тиеш, – ди Гадел Заһретдинов.

2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында тернәкләндерү үзәкләрендә 14 231 кеше дәва алган. Шул исәптән, 5 408 – инвалидка һәм сәламәтлеге чикләнгән 8 823 балага. Интернат–йортларда психик тайпылышлары булган 2 600 өлкән кешегә һәм 243 балага, социаль-тернәкләндерү бүлекләре тарафыннан 1 905 инвалидка шундый ярдәм күрсәтелгән.

Быелның 1 октябренә реабилитация үзәкләренә 10,1 мең кеше чиратка язылган. Шуларның 3200е – беренче тапкыр килүчеләр.

Гадел Заһретдинов белдергәнчә, инвалидлар, авыру балаларны тормышка яраклаштыру өчен, федераль дәүләт медицина-социаль экспертиза учреждениеләре тәкъдимнәрен исәпкә алып, реабилитацияләү чаралары буенча эшне аерым (индивидуаль) программа буенча дәвам итәргә кирәк.

Тәкъдимнәр арасында социаль оешмаларда 4 яшькә кадәрге сәламәтлеге чикле балаларга хезмәт күрсәтүне 50 дән 70 процентка җиткерү дә бар. Бу аларның авыруларын вакытында ачыклап, тормышка тизрәк яраклаштырырга, гаиләләр белән эшчәнлекне ныгытырга булышачак дип ышана Гадел Заһретдинов.

2019 елдан авыру балаларга иртә яшьтән үк ярдәм күрсәтү очраклары 3,8 тапкыр арткан. Әйтик, 2019 елда 1400 бала шундый ярдәм алса, 2022 елда андыйлар – 5430.

– Быелның гыйнвар–сентябрендә 8823 мең сабый тернәкләндерү узган. Шуларның 1914е хосусый оешмаларда дәваланган. Узган ел нәтиҗәләре буенча барлык тернәкләндерү үтүче сабыйларның 39,3 проценты бакчаларга йөри. 24,1 проценты исә түгәрәкләрдә шөгыльләнгән. Алдан ярдәм итүнең файдасы бар. Шунысы сөендерә: тернәкләндерү үткән балаларның 1,3 проценты хәзер инде инвалид түгел, – диде Гадел Заһретдинов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү