Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыклары эшчәнлеге рейтингында икенче урынны биләде

Рөстәм Миңнеханов июль – август айларында төбәк башлыкларының эшчәнлек рейтингында икенче урынга чыккан. Беренче урында – Мәскәү мэры Сергей Собянин. Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин – өченче.

Журналист, сәясәт белгече, Россия иҗтимагый палатасы вәкиле Александр Малькевич фикеренчә, Татарстан Президентының активлыгы Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында аеруча ачык чагылган. Хәтерләсәгез, Рөстәм Миңнеханов, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите комитеты рәисе буларак, утырышта төзелеш тармагын үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен яңарту уңаеннан тәкъдимнәрен җиткергән иде.

– Челтәрләрнең тузуы турында Петербургта узган халыкара икътисад форумында да сөйләштеләр. Россия Президенты Владимир Путин да торак-коммуналь хуҗалык тармагын яңартуның комплекслы программасын тормышка ашырырга кирәклеген искәртте. Бу программаның кирәклеге күптән билгеле, аның бик зур капитал таләп итүе дә көн кебек ачык. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ул күпфатирлы торак йортларны төзекләндерү программасы кебек үк нәтиҗәле булачак. Аны тормышка ашыру турында карар 2007 елда нәкъ менә Казанда, Россия Дәүләт Советы президиумы утырышында кабул ителгән иде, – ди белгеч.

Александр Малькевич фикеренчә, халыкара мәйданда катлаулы вазгыять урнашкан шартларда Татарстан җитәкчелегенең чит ил партнерлары белән актив рәвештә эшләүне дәвам итүе дә игътибарга лаек.

– Шушы чорда Таҗикстан, Иран, Төркия, Мьянма вәкилләре белән нәтиҗәле очрашулар узды. Республиканың халыкара мәйдандагы активлыгын «Казан – Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр башкаласы» программасы кысасында көтелгән чаралар да раслый. Август аенда биредә мөһим чара – Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары катнашында зур яшьләр саммиты узды, – ди Малькевич.

Моннан тыш, белгеч махсус хәрби операция шартларында Рөстәм Миңнехановның икътисад мәсьәләләренә аерым игътибар бирүен, шул рәвешле халык тормышына йогынты ясарлык карарлар кабул ителүен билгеләп үткән. Александр Малькевич фикеренчә, Татарстан Президентының урып-җыю эшләре белән кырга чыгып танышуы, хезмәт кешесенә мөнәсәбәте дә игътибарга лаек. Аның Татарстанда яшәүче халыкларның бәйрәмнәрен зурлавы исә күпмилләтле республикада тынычлык һәм татулыкны раслый.

 

  Төбәк башлыгы Россия төбәгенең исеме
1 Сергей Собянин Мәскәү
2 Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы
3 Алексей Дюмин Тула өлкәсе
4 Рамзан Кадыйров Чечня Республикасы
5 Андрей Воробьев Мәскәү өлкәсе
6 Александр Дрозденко Ленинград өлкәсе
7 Айсен Николаев Саха Республикасы
8 Дмитрий Артюхов Ямал-Ненец автоном округы
9 Евгений Куйвашев Свердловск өлкәсе
10 Сергей Цивилев Кемерово өлкәсе

 

 


Фикер өстәү