Татарстанда каны белән фатирны буяган өчен бер ир абыйсын үтергән

Чаллыда яшәүче иргә туганын кыйнап үтергән өчен кырыс режимлы колониядә алты ел гомерен уздырырга туры киләчәк. Бу хакта «Суд да дело в Татарстане» басмасы хәбәр итә. 

Ике ир туган, салгалаган вакытларын исәпкә алмаганда, әниләреннән мирас булып калган фатирда дус-тату яшәгәннәр. Аның бер өлешендә кечкенәләре – Юрий, икенче өлешендә абыйсы Евгений яшәгән.

Фаҗига кышкы кичләрнең берсендә булган. Кәеф-сафа корып утырганда ир абыйсына фатирдагы җиһаз почмакларына бәрелеп, кан тамызып йөргәнлектән, кисәтү ясаган. Абыйсы ярсып җавап биргәч, туганнар сугыша ук башлаган. Олы туган идәнгә егылган. Бераз суынгач Юрий туганын күтәреп карарга була, тик ул аңсыз була. Бераздан тәмәке тартырга чыккан ир бу хәлне күршеләренә сөйләп, аларга кереп карарга куша. Бераздан медиклар чакырталар, тик соң була.

Ир үз гаебен таныган.  Судта абыйсының үтерергә теләмәвен әйткән. Фаҗига нечкәлекләре турында сорашканда: «Шулай килеп чыкты», — дигән.

 


Фикер өстәү