Рөстәм Миңнеханов Сергей Шишкарев белән эшлекле очрашу үткәрде

Хезмәттәшлек юлларын барлыйсы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дело» компанияләре төркеме директорлар советының рәисе Сергей Шишкарев белән эшлекле очрашу үткәрде. Әлеге очрашуда төбәкара дәрәҗәдәге транспорт-логистика чылбырын үстерү алымнары, киләчәккә планнар буенча фикер алышу булды.

Искәртеп үтик: «Дело» – Россиядәге эре транспорт-логистика холдингы санала. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңа шартларда хезмәттәшлек итү юлларын эзләргә кирәк. «Яңа логистика чылбырларын булдыру мөһим. Безнең географик урыныбызны һәм сәнәгый җитештерү күләмнәрен исәпкә алып, логистика мәсьәләләре безнең өчен беренчел булып тора», – диде республика Президенты.

Үз чиратында, «Дело» төркеме республикада предприятиеләр логистикасының нәтиҗәлелеген арттыру өчен кайбер проектларны, шул исәптән даими контейнер поездларын оештырырга тәкъдим итте. Ике як та Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасын үстерү алымнары турында да сөйләштеләр.

– Татарстан белән хезмәттәшлек итү бизнес-инициативаларны һәм социаль программаларны чынга ашыруда көчләрне берләштерергә ярдәм итәчәк. «Дело» республикага сәнәгый көчен бар күләмдә күрсәтү өчен барлык технологияләрне һәм тәкъдимнәрне күрсәтергә әзер», – диде Сергей Шишкарев.

 


Фикер өстәү