Путинның матбугат секретаре: “Россиядә мобилизация турында сүз бармый”

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, хәзерге вакытта илдә мобилизация планлаштырылмый. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

– Хәзерге вакытта бу хакта сүз бармый, – дигән Кремль вәкиле, журналистлар соравына җавап биреп.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр матбугат чараларында Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шереметның Украинада махсус операция максатларына ирешү өчен Россиядә мобилизация игълан итәргә кирәклеген белдерүе турында хәбәрләр пәйда булды.

Мондый хәбәрләрнең интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында беренче тапкыр гына күренүе түгел инде. Июнь аенда Дмитрий Песков Британия журналистларының, Россиядә яшәүчеләрне массакүләм мобилизацияләү турындагы белдерүләрен кире какты.


Фикер өстәү