Путинның 68 җавабы: проблемалар күп

Путинның Россия халкы белән унсигезенче «туры элемтә»се сайлау алды сөйләшүе буларак оештырылды һәм тарихка да шулай кереп калачак. Әйе, әйе, илдә социаль киеренкелек дәрәҗәсе югары, кешеләр бәяләр күтәрелүдән, урыннардагы түрәләрнең гаделсезлегеннән, үзләренә тиешлесен ала алмаудан зарланалар. Җитмәсә ковид белән бәйле кыенлыклар, мәҗбүри вакцинация куркынычы утка ялкын өсти. Халыкара киеренкелек тә җан тынычлыгы өстәми, билгеле. Нервлар шулкадәр киеренкеләнгән: социаль челтәрләрнең бикләнү ихтималлыгы да дарыга шырпы сызу кебек тәэсир итәргә мөмкин. Гайкалар кысылу, сәяси цензураның көчәйтелүе дә үз эшен эшләми калмый. Менә шундый шартларда Кремль лидерының психотерапевт ролендә экраннарга чыгуы, халык белән сөйләшү алып баруы кирәк кенә түгел, таләп ителә дә.

Максат – илдә тотрыклылыкны саклау, соң чиккәчә киеренкеләнгән нервларга берникадәр ял бирү, аларны йомшарту. Илне зур социаль тетрәнүләр полосасына килеп керүдән саклау.  Мин менә бу юлларны язганда, «туры элемтә» инде төгәлләнде, миллион ярымнан артык сорауның 69ына теге яки бу күләмдә җавап бирелде. Җавапсыз калган сораулар белән эшләү вәгъдәсе дә яңгырады.

Путинның рейтингы турында бәхәсләшергә мөмкин, билгеле. Әмма миллион ярымнан артык кешенең, соравы лидерга барып ирешәчәгенә өмете бик аз булуга карамастан, үз зарын Мәскәүгә юллавы искәртә: кешеләрнең бик күбесе үз проблемаларын Мәскәүдәге бер кеше хәл итә ала дип ышана. Лидер колагына үз зарын ишеттерү өчен хәйләкәр адымнарга да бара. Менә карагыз: Омск пенсионеры, үзен «Хезмәт ветераны» исеменнән хаксызга мәхрүм итүләре турында Путинга әйтү өчен, бөтенләй башка сорау белән чиратка язылган: коронавирус белән авыруы һәм үзенә реабилитация кирәк булуы турында сөйләргә вәгъдә биргән. Күрәбез, сәяси сизгерлек зур агайда: нинди сорау бирсәң, Путин колагына барып җитүгә шанс зур икәнлеген чамалаган һәм, лидер белән тоташтыргач, җелегенә үткән үз соравын ярды да салды. Путин урыннардагы җитәкчелекнең пенсионерга карата гаделсезлек эшләвен, өстенлек бер бирелгән икән, аны алырга ярамавын, гамәлдәге законнарның моңа юл куймавын җиңел генә аңлатты да бирде.

«Туры элемтә» барышында ук инде күп кенә сораулар үзләренең чишелешен табу өчен я Тикшерү комитеты, яисә берәр министрлык дәрәҗәсендә өйрәнелә һәм нәтиҗә ясала барды. Әйтик, Әстерханда яшәүче ханым өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларга түләү алу өчен урыннарда соңгы 12 айдагы керемнәр турында белешмә сорауларын, ел дәвамында керемнәр даими булмаса, түләүдән мәхрүм итүләреннән зарланды. Ә федераль хөкүмәтнең карарында андый таләп юк. Урыннардагы бюрократларның бу мәсьәләдәге үзешчәнлеге гадел түгел, хаксыз. Хезмәт һәм мәшгульлек министры Котяков әфәнде бу сорау буенча оператив рәвештә аңлатма бирде, аңлатма, «туры элемтә» тәмамланганчы ук, мәгълүмат кырына чыкты да. «Гариза язучының хәтта бер генә ай эшләгән булса да, түләү алырга хакы бар. Моннан тыш пособие, хәтта керем бөтенләй булмаганда да, моның өчен объектив сәбәпләр булса: кеше өч яшькә кадәрге бала тәрбияләсә, эшсез буларак мәшгульлек үзәгендә теркәлгән булса, хәрби хезмәт үтсә яисә озак сроклы дәвалануда булса, билгеләнә ала», – диде ул. Менә бит: беренче карашка бик гади генә бер нәрсә, ә урыннардагы белгечләрнең компетентсызлыгы нәтиҗәсендә күпме кеше үзенә тиешлене ала алмый җәфа чигә. Тамчыдан күл җыела, диләр бит әле. Киеренкелек тә менә шулай туа, җитәкчелекнең гаделсезлеге турында фикер шулай ярала. Кайчан да булса, ул фикерләр күп тупланып, сәяси шартлау да китереп чыгаруы ихтимал.

Сорауларның барысына да Путин канәгатьләнерлек җавап бирә алмый да иде. Әйтик, кишер-бәрәңге бәясенең Эквадордан китерелгән банан хакын узып китүе турында ни әйтә алсын ул? Бу очракта фәлсәфи гомумиләштерүләр ясап, психотерапевт ролен генә уйнарга кала. Хәзерге икътисади шартларда бәяләрне Путин йөгәнли алмый бит. Әмма ул үз амплуасында чыгыш ясый, барыбер. Проблемада глобаль икътисадны гаепләп, чикнең теге ягындагы оппонентлар бакчасына таш ыргыта, акчаны чиктән тыш күп басучы ниндидер дәүләтләрне телгә ала. Россиядәге авыл хуҗалыгы проблемаларын да, җитештерүнең аз булуын да шуңа китереп ялгый. Әмма аларын калкуландырып тормый, азык-төлек җитештерүнең кайбер тармакларындагы уңышларны искә алып һәм көзгә бәяләр төшәчәген вәгъдә итеп хәлне йомшарта. Көз көне бәрәңге-кишер бәясе язгы белән чагыштырганда төшми калмый бит инде. Бу һәр ел саен кабатлана.

Мондый сорауларга җавап биргәндәге Путин тактикасы кемнәрнедер канәгатьләндермәскә дә мөмкин, әлбәттә. Илдәге проблемаларга Путин карашы белән оппозиционерлар карашы бер үк була алмый бит инде. Мәсәлән, Кремль лидеры илдә икътисади проблемалар уңышлы чишелә, алга барабыз дип саный. Ә КПРФ иярендә озак еллар утыручы Зюганов, икътисади һәлакәт якынлаша, бетәбез, дип кычкыра. Һәркем үз ролен уйный инде. Путин Зюганов сүзләрен әйтсә, җимерелү иртәгә үк башланачак, илне хаос биләп алачак. Ә болай кыен булса да, түзәбез әле. Бәлки, глобаль катастрофа ватыклары арасыннан исән-сау чыгу бәхетенә дә ирешербез кайчан да булса. Вазгыять турында уңай фикер йөртергә өндәве, Путинның терапиясе генә түгел ул. Нинди генә хәлдә булсаң да, позитив уйлау һәркем өчен дә файдалы, ә зар елап, ачыргалану котылгысыз уңышсызлыкка илтә.

«Туры элемтә» алдыннан сәясәт белгечләре илбашы тагын социаль вәгъдәләр өләшер дип исәпләгәннәр иде. Иң күп ялган, сайлау алдыннан, сугыш вакытында, аудан соң яңгырый, дигән кагыйдә бар бит. Бер нәрсәнең – эшләүче пенсионерларга индексациянең кайтарылачагын күпләр инде хәл ителгән мәсьәләгә саный иделәр. Нәкъ менә 30 июнь көнне Путин теленнән шул вәгъдә яңгыраячагына шикләнмичә язучылар булды. Әйе, Путинның хөкүмәткә андый фәрманы бар. 1 февральдә үк инде Министрлар кабинеты ул мәсьәләнең чишелешен Президент өстәленә салырга тиеш иде. Пенсия фондында акча ташый башлады дигән хәбәрләр дә ишетелә. Ләкин Владимир Владимирович әлегә бу уен тузын ачып салырга ашыкмады. Эшләүче пенсионерлар да ул сорау белән лидерны йөдәтмәделәр, ахрысы. «Туры элемтә» сайтында андый сорау шәйләнмәде.

Путин Россия халкы белән турыдан-туры сөйләшү алып барганда, Триполида хәл кискенләште. Кораллы халык шәһәрне яулап ала язды. Ливан инде берничә ай хаос эчендә. Гражданнар сугышы тулгагы бара. Шундый ук хәл тагын берничә мәмләкәттә күзәтелә. Триполидагы вазгыятьне Кремль лидеры ишетсә: «Нәрсә, Ливандагы кебек булуын телисезме әллә?» – дияр иде авырлыклардан зарланучыларга. Әйе, проблемалар күп, әмма Триполидагы кебек кылану аларны хәл итми бит барыбер. Кискенләштерә генә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү