Ябыгырга теләүчеләргә кайсы җиләктән баш тартырга кирәклеген әйттеләр

Ябыгырга хыялланган кешегә кура җиләге ашарга ярамый! Табиб-диетолог Ольга Кораблева шул фикердә.

«Кура җиләге аппетитны ача. Шуңа күрә көн дәвамында ризык талымлап, аз ашавыгызның бер мәгънәсе дә калмаска мөмкин», – ди ул. Табиб сүзләренчә, олы кеше көненә 400 грамм кура җиләге ашый ала. Ләкин ашказаны-эчәклек тракты авырулары, мәсәлән, гастриты яки ашказаны җәрәхәте булган кешеләргә кура җиләге ашамау хәерле. Шулай ук бөерләре авырткан кешеләргә кура җиләге ашамый торырга кирәк, чөнки кура җиләге сидек кудыргыч булып тора.

Кура җиләге – бик көчле аллерген, җир җиләгеннән аллергиясе булган кешеләргә кура җиләген ашаганда сак булырга кирәк, ди табиб.


Фикер өстәү