Песков Путинның юлламасына бәйле ачыклык керткән

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков, кайбер массакүләм мәгълүмат чараларының, дәүләт башлыгы Владимир Путинның Федераль Җыенга яңа юлламасында, янәсе, илне мобилизацияләү турында игълан ителәчәк икән, дигәнрәк хәбәрләрен кире каккан. Кремль вәкиле басым ясап әйткәнчә, бу дөреслеккә туры килми, дип яза “РИА Новости”.

“Илне мобилизацияләү турындагы планнар дөреслеккә туры килми”, – дигән Песков.

Исегезгә төшерәбез: 14 ноябрьдә Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков Владимир Путинның ел азагына кадәр Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаячагын белдерде. Чараның төгәл көне әлегә билгеләнмәгән. Белгечләр фикеренчә, бу чыгыш 2023-2024 елгы зур сәяси кампания алдыннан булачак.


Фикер өстәү