Арчада ветеран спортчылар чаңгы сезонын ачып җибәрделәр

Гомер буена Арча педагогия көллиятендә физкультура дәресләрен укытып,
балаларга сәламәтлек өләшкән Ягъфәр Зыятдин улы Шәмиев җиргә ак кар төшкәнен ел
саен түземсезлек белән көтеп ала.Аның чаңгы эзләренә беркөн дә басмый калганы юк.

Кызып китеп, яз көне кар эрегәнгә дә борчылып йөри әле ул кайчак. Тугызынчы дистәне дә вакладым дип тормый, көн саен Казансу буйларыннан әйләнеп кайту аңа берни түгел. Арчада ветераннар арасында үткәрелгән ярышларда катнашмый калганы юк, республиканыкына да өлгерә. Һәрберсендә диярлек призлы урыннар яулый.

Бу сезонны ул чаңгыдашлары Ленар Усман улы Заһидуллин һәм Шәүкәт Садыйк  улы Баһаветдинов белән башлады. Бу бит  беренче генә көн. Аларга кушылучылар бик күп булачак әле. Әйдәгез, без дә Арча ветераннары үрнәгенә кушылыйк. Сәламәтлегебезне ныгытыйк.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү